Psalms 37
1Давытның мәдхиясе. Раббы Алла минем хакта онытмасын өчен әйтелгән. 2И Раббым, ачуың чыгып җәзалама мине,ярсыган чагыңда газаплама!
3Укларың тәнемә кадалды,
авыр кулың өстемә ятты.
4Ачу-ярсуыңнан тәнемдә сау җирем калмады,
кылган гөнаһларымнан сөякләремнең саулыгы төкәнде.
5Чөнки гөнаһларым башымнан ашкан,
авыр йөк булып җилкәмә яткан.
6Акылсызлыкларым аркасында тәнемдә яралар исләнеп эренли.
7Бөкрәеп калдым, салынды башым,
хәсрәт эчендә узадыр көннәрем.
8Ут булып яна эчләрем,
тәнемдә сау җирем калмады.
9Хәлемне җуйдым, тәмам изелдем,
йөрәк ачысыннан илерәмен.
10И Хуҗа-Хаким, бөтен теләк-өметемне Син беләсең,
көрсенүләрем Сиңа яшерен түгелдер.
11Йөрәгем дөпелдәп тибә, егәрем тәмам төкәнде,
күзләремнән нур качты.
12Шеш-кутырларымнан куркып, дусларым качты,
күршеләр дә яныма килмәстәй булды.
13Җаныма каныкканнар тозак коралар,
нияте явызлар миңа яныйлар,
миңа каршы көн-төн хәйлә-мәкер уйлап яталар.
14Ә мин, чукрак кеше кебек, берни ишетмим,
телсез кеше кебек, авыз ачып сүз әйтмим.
15Әнә шулай берни ишетмәгән,
авыз ачып әйтер сүзе булмаган телсез-чукрак кешегә әйләндем.
16Алай да, Раббым, бар өметемне Сиңа баглыйм!
И Хуҗа-Хакимем, и Аллам, Син миңа җавап бирерсең!
17Дога кылдым мин: «Минем өстән көлеп сөенмәсеннәр,
абынганымны күреп тәкәбберләнмәсеннәр!» – дидем.
18Көчкә басып торам,
газап-кайгыларым һәрчак күз алдымда.
19Гаепләремне мин таныйм, икърар итәм,
гөнаһларым өчен хәсрәт чигәм.
20Әмма дошманнарым исән, алар көчле,
сәбәпсезгә миңа нәфрәт саклаучылар күбәйгәннән-күбәя.
21Яхшылыгыма алар явызлык белән җавап бирә,
яхшылыкка омтылганым өчен, минем өскә яла яга.
22Мине ташлый күрмә, и Раббым!
И Аллам, миннән ераклашма!
23Миңа ярдәмгә ашык, и Хуҗа-Хаким, Коткаручым минем!
Copyright information for
TatIBT15