‏ Psalms 38

1Музыка җитәкчесе Едутун өчен. Давытның мәдхиясе.

2Үз-үземә сүз бирдем:
«Юлымда адымымны сак атлаячакмын,
телемне гөнаһтан саклаячакмын,
каршымда яман кеше бар чагында,
авызыма йозак эләчәкмен!» – дидем.
3Мин шулай телсез калып ләм-мим дәшмәдем,
әмма файдасы тимәде – хәсрәтем артты гына.
4Эчемдә йөрәгемне ут алды,
уйларыма ялкын капты.
Шулчак, телем ачылып, әйттем:
5«И Раббым, хәбәр бир миңа,
әҗәлем кайчан, гомер көннәрем күпме калды,
дөньялыкта хәятем кайчангача сузылыр?» – дидем.
6Менә, Син миңа берничә карыш гомер үлчәп бирдең,
Синең хозурыңда ул бер мизгел кебек.
Аягында нык басып торса да,
адәм гомере – исеп киткән җил кебектер.
7Чынлыкта, кеше тонык бер шәүлә генә,
ул бушка тырышыр-тырмашыр, мал җыяр,
җыйган малы кемгә каласын белмәсә дә.
8Инде, Раббым, миңа нәрсә көтәргә?
Минем бар өметем Синдә генә!
9Бөтен гөнаһларымны ярлыка минем,
акылсыз бәндәләр рисваена дучар итмә!
10Мин телсез булдым, авыз ачып сүз әйтмәдем,
һәм моңа сәбәпче Син идең.
11Йодрыгыңны миннән читкә юнәлт,
йодрыгың көченнән мин бетеп барам.
12Гөнаһ-языклары өчен җәза биреп,
Син шулай кешеләргә сабак укытасың,
кадерле әйберләрен көя урынына тапап бетерәсең;
чыннан да, һәр адәми затның гомере – исеп киткән җил кебектер.
13Догамны ишет, Раббым, аһ-зарыма колак сал,
күз яшьләремне җавапсыз калдырма!
Чөнки Синең хозурыңда мин бер гарибмен
Гариб – туган-үскән иленнән аерылып читтә яшәүче.
,
ата-бабаларым кебек вакытлы бер мосафирмын.
14Читкә ал миннән ачулы йөзеңне:
дөньялыкны куеп киткәнче, бәхет татысам иде бер тагын.
Copyright information for TatIBT15