Psalms 44
1Җырчылар җитәкчесенә: «Лалә гөле» көенә. Корах угылларының нәсыйхәте. Мәхәббәт җыры. 2Күңелем түреннән гүзәл сүзләр ташый,патшага багышлыйм шигъри юлларны,
оста кәтип каләмедәй булсын телем.
3Адәм балаларының иң гүзәледер син;
иреннәреңнән хикмәтле сүзләр агыла,
чөнки Аллаһы сине мәңгегә мөбарәк кылган.
4Әй кодрәт иясе, шөһрәтеңне вә мәһабәтлегеңне раслап,
билбавыңа тагып куй кылычыңны.
5Атыңа атланып,
хакыйкать, күндәмлек вә гаделлек хакына җиңү яуларга чык,
уң кулың синең гаҗәеп эшләр башкарсын!
6Очлы укларың синең, и патша,
дошманың йөрәгенә үтеп керер,
барча кавемнәр синең аяк астыңда булыр.
7Аллаһы биргән тәхетең мәңгелектер ▼
▼ Аллаһы биргән тәхетең мәңгелектер… – Яһүд телендә әлеге җөмлә «Тәхетең Синең, и Аллам, мәңгелектер» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
,хөкемдарлык таягың – гаделлек таягы ул!
8Сөекледер сиңа тәкъвалык,
нәфрәтледер сиңа яманлык.
Шуңа күрә Аллаһы, синең Аллаң,
ишләрең арасыннан бары сине өстен куйды –
сөенеч мае белән майлады.
9Бар киемеңнән хушбуй – мирра, сабур ▼
▼ Сабур – алоэ.
, кассия ▼▼ Кассия – күпьеллык куак.
исе аңкып тора,фил сөяге белән җиһазланган сарайларыңда яңгыраган кыллар чыңы
күңелеңне хушландыра.
10Шәрәфле кунакларың арасында – патша кызлары;
уң ягыңда – синең патшабикәң,
аның өстендәге зиннәтләр – Офир алтыныдыр.
11Тыңла, әй кыз бала! Колак сал һәм уйла!
Халкыңны оныт, атаң өен оныт.
12Патша синең гүзәллегең дәртендә,
ул инде сиңа – хуҗа-әфәнде,
алдында аның сәҗдә кыл.
13Әй Сур кызы,
халык арасыннан иң байлары сиңа бүләкләр китерер,
илтифатыңны казанырга теләр.
14Гүзәл патша кәләше сарай эчендә,
ул алтын чигүле затлы киемнәрен кигән.
15Шул бизәкле киемнәрдән аны патша янына алып керәләр,
артыннан дус кызлары да ияргән.
16Шат тавышлар эчендә,
тантаналы төстә кертәләр аларны патша сараена.
17Ата-бабаларың урынына, и патша, синең үз угылларың килер,
илбашлары итеп куярсың син аларны бөтен җирең өстеннән.
18Исемеңне буыннан-буынга ядка алырлык итәрмен,
халыклар сиңа мәңге рәхмәтләр яудырыр!
Copyright information for
TatIBT15