Psalms 46
1Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының мәдхиясе. 2Әй халыклар, кул чабыгыз!Шат авазлар белән Аллаһыны данлагыз!
3Чөнки Раббы, Аллаһы Тәгаләбез, дәһшәтледер,
бөтен җир йөзенең патшасыдыр!
4Ул безгә халыкларны буйсындырды,
аяк астыбызга кавемнәрне чүктерде,
5сөеклесе Ягъкубның ▼
▼ Ягъкуб – биредә «Исраил халкы» мәгънәсендә.
мактанычы булган мирас җиребүләк итте безгә.
6Сөенечле авазлар, быргы тавышлары астында
Раббы Алла биеккә ашты.
7Җырлагыз! Аллаһыга мәдхияләр җырлагыз!
Патшабызга мәдхияләр җырлагыз!
8Аллаһы – бөтен җир йөзенең патшасыдыр,
гүзәл җырлар җырлагыз Аңа!
9Аллаһы Үзенең изге тәхетендә утыра,
шуннан торып халыкларга патшалык итә.
10Чит кавем илбашлары
Ибраһим Алласының халкы белән бергә тупланыр,
чөнки Аллаһыныкыдыр җир йөзенең барча калканнары ▼
▼ …калканнары… – «Илбашлары» мәгънәсендә дип фаразлана.
.Аллаһы бар нәрсәдән өстендер!
Copyright information for
TatIBT15