‏ Psalms 47

1Корах угылларының җыр-мәдхиясе.

2Раббы – олуг Зат!
Бөек данлауга лаек Ул мөкатдәс тавында, Аллабыз шәһәрендә.
3Гүзәл Сион тавы, Сапон тавы кебек, –
бөтен җир йөзенең шатлыгы;
шундадыр бөек патшаның шәһәре.
4Шәһәрнең кальгаларында Аллаһы Үзен бөек яклаучы итеп танытты.

5Менә, җир йөзенең патшалары, җыелып,
шәһәргә һөҗүм итәргә килделәр.
6Әмма аны күргәч,
таң калып, каушап-аптырап, качу ягын эзли башладылар;
7тулгак тоткан хатын кебек, тирән куркуга калдылар.
8Син аларны, көнчыгыштан искән көчле җилләр
Таршиш көймәләрен пыран-заран китергәндәй,
туздырып ташладың.

9Ишеткәннәребезне Күкләр Хуҗасы Раббының –
Аллабызның шәһәрендә үз күзебез белән күрдек;
бу шәһәрне Ул мәңгегә корган.

10И Аллаһы, гыйбадәт йортың эчендә
без Синең мәрхәмәтеңне искә алып уйланабыз.
11Исемең кебек, и Аллаһы, Синең дан-шөһрәтең дә
җир өстенең чикләренә кадәр таралган.
Хаклык белән тулы Синең Уң кулың!
12Синең хөкем-карарларыңнан Сион тавы да,
Яһүдә калалары да шатлык-сөенечләр кичерсен!

13Сион тирәли әйләнеп, манараларын санап чыгыгыз,
14диварларына игътибар итегез,
кальгаларын күзәтегез –
киләчәк буыннарга сөйләр сүзегез булыр:
15«Ошбу Аллаһы – безнең мәңгелек Аллабыз,
гомер бакый безнең юл күрсәтүчебез!»
Copyright information for TatIBT15