‏ Psalms 5

1Җырчылар җитәкчесенә: тынлы уен коралларында. Давытның мәдхиясе.

2Сүзләремә колак сал, Раббым,
аһ-зарымны ишет.
3Фөрьяд
Фөрьяд – ярдәм сорап ялвару.
авазымны тыңла, и патшам вә Аллам!
Чөнки догам Сиңадыр.
4Таңнарда Син мине ишетеп торасың, и Раббым!
Иртәләрен Сиңа инәлеп дәшәмен
һәм җавап бирүеңне көтеп каламын.
5Чөнки яманлыкны хуш күргән Аллаһы түгелсең,
явызлык Синең хозурыңа кунмас.
6Тәкәбберләргә Синең янда урын табылмас,
бозыклык эшләгәннәр һәммәсе нәфрәтеңә дучар булыр.
7Ялган сөйләгәннәрне Син юк итәрсең;
канга сусаганнарга, мәкерлеләргә Раббы җирәнеп карый.
8Мин исә, мәрхәмәтең күплектән, Синең каршыңа килермен,
мөкатдәс йортыңа керермен,
курку вә тирән хөрмәт белән алдыңда сәҗдә кылырмын.
9И Раббым, хак юлыңнан җитәкләп бар мине,
юкса дошманнарым күптер;
туры юлга күндер мине!

10Чөнки дошманнарым сүзендә хаклык юк,
эчләре һәлакәтле уйлар белән тулы;
ачык кабер базыдыр бугазлары,
телләрендә – ялагайлык.
11И Аллаһы! Хөкемеңә дучар ит аларны,
мәкерлекләре үзләренең башына җитсен!
Бихисап күп гөнаһлары өчен яныңнан олактыр барысын,
чөнки алар Сиңа каршы баш күтәрде.

12Сөенсен Сиңа сыенган бар кеше,
сөенү шатлыгын татысын һәрдаим;
аларга химая кылчы Син.
Сине сөйгәннәр Синдә шатлык-куаныч тапсын!
13Чөнки Син, Раббы, тәкъваларны мөбарәк кыласың,
миһербаның калканы белән аларны каплап торасың.
Copyright information for TatIBT15