‏ Psalms 51

1 2Җырчылар җитәкчесенә. Эдоми Дүәг килеп: «Давыт – Әхимәликнең өендә!» – дип, Шаулга хәбәр биргәннән соң, Давыт әйткән нәсыйхәт сүзләре
Карагыз: «I Патшалар», 22:9-23.
.

3Әй син, кодрәтле адәм! Ник явызлыгың белән мактанасың?
Аллаһының мәрхәмәте һәрчак минем белән,
дип ник шапырынасың?
4Телең, үткен пәке кебек, хәйлә-мәкергә остадыр,
бәла-каза китерергә һаман әзер.
5Син яхшылыктан бигрәк явызлыкны,
хаклыктан бигрәк ялганны күбрәк сөясең.
6Һәлакәт китерә торган сүзләрне яратасың, и ялган тел!
7Әмма Аллаһы сине тәмам туздырып ташлар,
чатырыңнан сөреп чыгарыр,
терекләр җиреннән тамырың белән йолкып ыргытыр.
8Шундый хәлне күреп, тәкъвалар куркуга төшәр;
алар, синнән көлеп:
9«Менә бу адәм Аллаһыны кальга дип танымады,
хисапсыз байлыгына өметләнде,
кешеләрне кырып ныгый барды», – дип сөйләр.
10Мин исә Аллаһы йортындагы яшелләнеп утырган зәйтүн агачы кебек;
мин һәрчак Аллаһы мәрхәмәтенә сыгынамын.
11Кылган эшләрең өчен, мин Сиңа рәхмәтләр яудырырмын.
Тугрыларың алдында өметемне Синең исемгә баглармын,
чөнки Син – игелек чыганагыдыр.
Copyright information for TatIBT15