‏ Psalms 52

1Җырчылар җитәкчесенә: «Махалат
Махалат – әлеге яһүд сүзенең мәгънәсе анык түгел.
» көенә. Давытның нәсыйхәт сүзләре.

2Акылсызның күңел төбендә
«Аллаһы юк!» дигән уй ятар.
Кешеләр азды, эшләре җирәнгечтер,
игелек кылучы һичкем юк.

3Аны эзләүче берәр акыллысы бармы икән дип,
Аллаһы күктән бәндәләренә күз салды.
4Юк, һәммәсе юлдан язган,
бозыклыкка бердәй баткан;
игелек кылучы күренми,
һичкем юк!

5Икмәк кисәге йоткандай, халкымны йотучы,
Аллаһыга дога кылмаучы
ул бозыклар шулай акылга килмәсме инде?
6Хактыр: курыкмас җирдән дәһшәтле курку алачак әле аларны,
чөнки Аллаһы сиңа
…сиңа… – Ягъни Исраил халкына.
каршы баш күтәрүченең сөякләрен таратып ташлар;
Аллаһы читкә тибәргәнне син мәсхәрәгә калдырырсың.

7Килсен Исраилгә котылу Сионнан!
Аллаһы Үз халкына муллык-иминлек кайтаргач,
Ягъкуб токымы сөенәчәк,
Исраил халкы шатлык кичерәчәк әле!
Copyright information for TatIBT15