‏ Psalms 56

1Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Давытның, Шаулдан качып, мәгарәдә яшеренеп яткан чагында язган шигыре
Карагыз: «I Патшалар», 22:1; 24:3.
.

2И Аллам, миһербанлык күрсәт!
Бөтен җаным белән Сиңа сыгынамын,
бәла-казалар узганчыга кадәр
канатың күләгәсендә үземә урын табыйм.
3Ялваруым – Аллаһы Тәгаләгә,
миңа игелекләр кылучы Аллаһыга.
4Күкләрдән әмерен күндереп, Ул мине коткарыр,
мине йотарга теләүчеләрне хур итәр,
миңа мәрхәмәтен вә тугрылыгын юллар.
5Адәм итенә хирыс арысланнар арасында мин;
ук-сөңгедәй очлы аларның тешләре,
үткен кылыч кебек зәһәр телләре.

6Күкләрдән дә югары күтәрел, и Аллаһы!
Бөтен җир йөзен иңләсен дан-шөһрәтең!

7Аягымнан эләктерергә ау-ятьмәләр корды алар –
рухым сынды шунда.
Чокыр казыдылар йөрер юлыма,
тик үзләре барып төште шунда.

8Йөрәгем нык минем, и Аллаһы, йөрәгем нык!
Мин Сиңа җыр көйләрмен, мәдхияләр җырлармын!
9Уян, әй йөрәгем!
Уян, лирам вә гөсләм!
Таңны мин уятыйм!
10И Хуҗа, халыклар алдында Сиңа рәхмәтләр укырмын,
кавемнәр алдында Сиңа мәдхияләр җырлармын!
11Чөнки мәрхәмәтең күкләргә кадәр,
тугрылыгың болытларны иңли.

12И Аллаһы, күкләрдән дә югары күтәрел!
Бөтен җир йөзен иңләсен дан-шөһрәтең!
Copyright information for TatIBT15