Psalms 57
1Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Давытның шигыре. 2Әй сез, хөкемчеләр!Һәрчак гаделме сөйләгән сүзләрегез?!
Дөресме кешеләрне хөкем итәсез?!
3Күңелегез үк хаксыз эшкә тартым сезнең,
кулларыгыз җәбер-золым чәчә җир йөзенә.
4Тумыштан ук дөрес юлдан тайпыла яманнар,
тумыштан ук алдаша ялган сөйләүчеләр.
5– 6Маһир әфсенләүчене ишетмәс өчен,
колагын каплаган кара елан агуыдай зәһәрдер аларның агуы.
7И Аллаһы, кырып ташла Син аларның авызындагы тешләрен,
җимер теш казналарын ул арысланнарның!
8Агып киткән су кебек юк булсыннар,
уклары урталай сынсын җәя киергәндә.
9Корып кипкән әкәм-төкәм сыман һәлак булсыннар,
үле туган бала кебек, кояш йөзен күрмәсеннәр.
10Учакка салыр өчен әзерләнгән,
тик Аллаһы бөтереп җилгә очырган тигәнәк кебек булсыннар.
11Үч алынганны күреп, тәкъва кеше сөенеч тояр,
яманның канында аяк табаннарын чылатыр.
12Шулчак кешеләр әйтерләр:
«Тәкъва инсан әҗерсез калмас!
Бардыр җир йөзендә хөкем итүче Аллаһы!» – диярләр.
Copyright information for
TatIBT15