‏ Psalms 60

1Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Давытның мәдхиясе.

2И Аллаһы, ялваруларымны ишет!
Догаларыма колак сал!
3Җирнең ерак почмагыннан эндәшәм Сиңа:
күңелем хафа эчендәдер.
Буй җитмәслек кыя башына менгер мине!
4Чөнки Син – сыену урыны минем өчен,
дошманнарым каршында ныклы кальга манарасы.

5Чатырыңда гомер бакый яшәп,
канатларың күләгәсендә сыену табарга телим мин.
6Нәзер-ниязларымны Син ишеттең, и Аллаһы,
Синең исемнән курыккан,
аны хөрмәт иткәннәр белән рәттән миңа өлеш чыгардың.

7Патшаның көннәренә тагын көннәр өстә,
гомер елларын ерак буыннарга кадәр суз!
8Аллаһы хозурында ул мәңге тәхетендә утырсын,
мәрхәмәтең вә тугрылыгың белән сакла аны.

9Мин исә, исемеңне тәкрарлап, Сиңа мәңге мәдхияләр җырлармын,
биргән нәзер-ниязларымны көннән-көнгә үтәрмен.
Copyright information for TatIBT15