‏ Psalms 67

1Җырчылар җитәкчесенә. Давытның җыр-мәдхиясе.

2Калыксын Аллаһы, таралсын дошманнары,
Аңа нәфрәтлеләр качсын хозурыннан!
3Томан таралган кебек таралсын һәммәсе!
Ут каршында эреп аккан балавыз кебек,
Аллаһы карашыннан эреп юк булсын яман бәндәләр!
4Ә тәкъвалар куаныч тапсыннар,
сөенү шатлыгы татысыннар Аллаһы алдында,
куанышып күңел ачсыннар!

5Аллаһыга дан җырлагыз,
исеменә мәдхияләр көйләгез,
болытлар өстендә гизүчене олуглагыз!
Раббы Аның исеме – тантана итегез Аның каршында!
6Аллаһы – үксезләрнең атасы,
тол хатыннарның яклаучысы.
Ул Үзенең изге ханәсендә утыра.
7Аллаһы ялгызакларны йорт-гаиләле итә,
тоткыннарны арындырып иреккә чыгара,
ә гыйсъянчылар
Гыйсъянчы – фетнәче, баш күтәрүче.
эссе чүлдә кала бирә.

8И Аллаһы, Үз халкыңны әйдәп барганда,
чүл аркылы чыкканыңда,
9Синең алда, и Синай Алласы, и Исраил Алласы,
җир йөзе тетрәнеп чайкалды,
күкләрдән җиргә сулар түгелде.
10Үз биләмәңә Син мул яңгырлар яудырдың,
кысыр калган чагында аңа көч-дәрман өстәдең, и Аллаһы;
11халкың шунда төпләнеп-җирләште.
Фәкыйрьләргә Син, и Аллаһы, шулай игелек күрсәттең.

12Хуҗа-Хаким боерык бирде,
һәм хатын-кыз җәмәгате йөгереп сөенче таратты:
13«Дошман гаскәрләре кача, патшалары белән бергә кача!
Хатыннар үз йортларында ганимәт
Ганимәт – сугышта кулга төшкән байлык; русчасы: трофей.
малы бүлә:
14көмеш канатлы, алтын каурыйлы күгәрчен сыннары бүлешәләр.
Сугыш барган көнне ни өчен кайберләрегез утардагы сарыклыр янында калды?»
15Күкләр Хуҗасы патшаларны куганда, Салмон тавына кар яуды.

16Әй мәһабәт тау – Башан тавы,
өркәч-өркәч таулы Башан!
17Нигә әле син, әй күп түбәле тау, Аллаһы тавына,
Ул яшәгән тауга көнләшеп карыйсың?
Хактыр: Раббы шунда мәңге яшәячәк!

18Аллаһының сугыш арбалары меңләптер,
меңнәрчә меңнәр белән санала алар.
Хуҗа-Хаким Синай тавыннан Үзенең изге ханәсенә килеп урнашты.
19И Раббы Алла, Син, әсирләрне ияртеп, биеклеккә күтәрелдең,
хәтта Сиңа каршы булганнардан бүләк-һәдияләр кабул иттең.

20Мактау-шөкерләр яусын Хуҗа-Хакимгә!
Ул һәркөнне безнең авырлыкларны күтәрә,
Аллаһы – безнең Коткаручыбыз!
21Безнең Аллабыз – котылу алып килүче Аллаһы!
Үлемнән котылу бары Хуҗа-Раббы ихтыярындадыр.
22Аллаһы Үз дошманнарының башына җитәчәк,
гөнаһ юлында йөргәннәрнең түбә чәчен йолкып ташлаячак.
23Раббы: «Дошманнарны Башаннан кире кайтарачакмын,
диңгез төпләреннән тартып чыгарачакмын!
24Аягыңны шулар канына батырырсың,
этләреңә дошман канын ялатырсың», – диде.

25И Аллам, и патшам!
Һәркемнең күз алдындадыр Синең, Аллаһы,
изге ханәгә тантаналы аяк басуың:
26алдан – җырчылар,
арттан – кыллы уен коралларында уйнаучылар,
уртада шөлдерле барабан каккан яшь кызлар атлады.
27Әй сезләр, Исраил нәселе варислары,
җәмәгать җыеннарында Раббы Аллага мактау-шөкерләр яудырыгыз!
28Әнә, алдан иң кече Беньямин ыругы атлый,
артыннан – күп санлы Яһүдә илбашлары,
шулай ук Зәбулун вә Нәптали илбашлары бара.

29Аллаһы сезләрне көч-гайрәт белән өлешләгән.
Үз көчеңне, и Аллаһы, элеккечә безгә гамәлдә күрсәт!
30Иерусалимдәге йортыңны хөрмәтләп,
патшалар Сиңа бүләк-һәдияләр китерер.
31Камышлык ерткычын – Мисырны,
үгезләре белән бергә бозауларны – чит халыкларны тез чүктер!
Ясак түләтергә теләүчеләрне изеп тапта,
сугышырга ашкынган халыкларны куып тарат!
32Мисырдан бүләкләр күтәреп илчеләр килер,
хәбәшиләр, и Аллаһы, Сиңа һәдияләр китерергә ашыгыр.

33Әй җир йөзенең патшалыклары, Аллаһыга дан җырлагыз,
Хуҗа-Хакимгә мәдхияләр җырлагыз!
34Ул, борынгы күкләр киңлеген гизеп,
әнә Үзенең көр тавышын яңгырата.
35Аллаһының көч-кодрәтен игълан итегез!
Аның галилеге Исраил өстендәдер,
көч-кодрәте болытлар өстендә!

36И Аллаһы, мөкатдәс урыныңда дәһшәтледер Син!
Исраил Алласы Үз халкына көч-куәт биреп тора.

Аллаһыга мактау-шөкерләр яусын!
Copyright information for TatIBT15