‏ Psalms 68

1Җырчылар җитәкчесенә: «Лалә гөле» көенә. Давытның мәдхиясе.

2И Аллаһы, коткар мине!
Сулар муеныма хәтле җитте.
3Мин тирән сазлыкка кереп баттым,
аягыма басар җир юк.
Тирән суларга юлыктым,
агымы бөтереп алып китә.
4Ялвару-инәлүләремнән хәлем төкәнде,
тамагым корып кипте;
Аллаһының килүен көтеп, күзләремнең нуры сүнде.
5Нахактан миңа ачу тотучылар
башымдагы чәч бөртегеннән дә күбәйде;
сәбәпсезгә эзәрлекләүче дошманнарым чиктән ашты,
мин алмаганны алар миннән таләп итәләр.

6И Аллаһы, минем акылсыз эшләремне Син беләсең,
гөнаһларым Синнән яшерен түгел.
7И Хаким, и Күкләр Хуҗасы Раббы,
Сиңа өмет баглаучылар минем аркада оятка калмасын!
И Исраил Алласы, Сиңа йөз тотканнар хурлык кичермәсен!
8Чөнки мин, Синең хакыңны яклаганга, хәкарәтләр
Хәкарәт – хурлау, кимсетү.
күрәм,
шулардан йөземне хурлык каплады.
9Кардәшләрем, үз анамның угыллары өчен
мин чит-ят бер кешегә әверелдем.
10Чөнки йортың өчен җан атып көям мин,
Сине хурлаучыларның хурлау ачысын үз өстемә алам.
11Башымны кече итеп ураза тотсам, бу да миңа гаеп санала.
12Таза киемемне салып, тупас тукымага төренсәм,
көлкегә күтәрәләр.
13Капка мәйданына җыелышып утыручылар барысы минем хакта гайбәт чәйни,
шәраб эчүчеләр, такмаклар әйтеп, мине хурлый.

14Әмма минем догам бары Сиңа, и Раббым!
Мәгъкуль чагыңда, и Аллам,
чиксез мәрхәмәтең белән миңа җавап бир,
тугрылыгыңны күрсәтеп коткар мине!
15Мине баткаклыктан тартып чыгар,
батып һәлак булуыма юл куйма!
Нәфрәтле бәндәләрдән, тирән сулардан мине котылдыр, саклап кал!
16Ургылып аккан сулар мине алып китмәсен,
төпсез упкын, үзенә суырып алып, башымнан капламасын!
17Җавап бир миңа, Раббым,
чөнки мәрхәмәтең чиксездер.
Олуг рәхим-шәфкатең белән миңа таба борыл!
18Колыңнан йөзеңне яшермә, чөнки хафада мин.
Тизрәк җавабыңны бир!
19Якынай миңа, җанымны азат ит,
дошманнарым коткысыннан йолып ал!

20Мине ничек хурлауларын,
мине ничек мәсхәрә итүләрен Син беләсең –
миңа каныгучылар барысы да күз алдыңда.
21Хәкарәтләр йөрәгемә күп җәрәхәт салды,
хәлем тәмам төкәнде.
Хәлемә керүчене көттем – булмады,
юатучыны эзләдем – табылмады.
22Ризык урынына миңа агу ашаттылар,
сусаганда, серкә эчерттеләр.
23Аш табыны алар өчен ау ятьмәсе,
дуслары өчен тозак булсын!
24Күзләре караңгыланып, күрмәс булсыннар,
гомер буена бөкрәеп калсыннар!
25Ярсу-дәһшәт яңгырыңны өсләренә яудыр,
каһәрең ялкыны аларны көйдерсен!
26Торакларын шәрәләндер аларның,
чатырларында терек җан калмасын!
27Чөнки Синнән инде бер җәза алган кешеләрне алар һаман эзәрлекли бирәләр,
Син яра ясаганнарга тагын да яра өстиләр.
28Кылган гөнаһларын җыя бар,
акланырлык нәрсә табылмасын үзләренә!
29Тормыш китабыннан сызып ташла исемнәрен,
тәкъвалар белән янәшә теркәлеп йөрмәсеннәр!

30Мин исә бер фәкыйрьмен, җәфа чигәмен!
И Аллаһы, коткарып, саклап кал мине!

31Исемен телгә алып, Аллаһыга җырлар багышлармын,
рәхмәтләр укып, бөеклеген данлармын.
32Корбанлык үгездән,
мөгезле-тояклы бозаудан артыграк һушландырыр Раббыны бу.
33Мазлумнар моны күреп куанырлар.
Әй Аллаһыга йөз тотканнар, күңелегезгә дәрт керсен!
34Чөнки Раббы фәкыйрьләрнең догасын ишетә,
тоткын халкын күз уңыннан төшерми.

35Әй җир вә күкләр,
диңгезләр вә андагы барлык җан ияләре, Аллаһыны данлагыз!
36Чөнки Аллаһы Сионны азат итәчәк,
Яһүдә калаларын яңадан торгызачак.
Халык, шунда төпләнеп,
илнең варислы хуҗаларына әвереләчәк.
37Аллаһы колларының балалары
әлеге җирне үзенә биләмәгә алачак,
Аллаһы исемен сөйгәннәр шунда яшәячәк.
Copyright information for TatIBT15