Psalms 70
1И Раббым, Сиңа сыгынамын,рисвай булуыма юл куйма һичкайчан!
2Хаклыгың белән йолып ал, арала мине,
колагыңны куеп тыңла, коткар!
3Һәрчак сыеныр урыным – Кыяташым бул минем!
Кыям, Ныгытмам булганга, Син мине коткарырга боер!
4И Аллам, коткар мине яманнар,
хаксызлар вә залимнәр кулыннан!
5Чөнки минем бар өметем Синдә, и Хуҗа-Раббым;
яшь чагымнан бирле сыгынганым бары Синдер!
6Тумышымнан ук мин Сиңа таяндым;
Син – мине ана карыныннан чыгаручы.
Мактау сүзләрем һәрдаим Сиңадыр!
7Бик күпләр өчен мин бер үрнәк булдым,
чөнки минем ышанычлы сыену урыным Син идең.
8Авызымнан Сиңа мактау-мәдехләрем өзелмәс,
көннән-көнгә мәһабәтлегеңне данлармын.
9Картлык көнемдә кире какма мине,
көчләрем төкәнгәндә, мине ташлама!
10Юкса дошманнарым миңа каршы мәкер коралар,
җаныма каныгучылар үзара сүзләр куешып:
11«Аллаһы аны ташлаган, коткарыр беркеме юк аның,
эзәрлекләп эләктереп алыйк үзен!» – диләр.
12И Аллаһы, миннән ераклашма!
И Аллам, ярдәмең белән ашык!
13Хур булып дөмексен дошманнарым,
рисвай булсын миңа зыян салырга теләүчеләр!
14Мин исә һәрчак Сиңа сыенырмын,
Сиңа мактау өстенә мактаулар яудырырмын.
15Синең хаклыгың турында сөйләрмен,
көннең-көнендә мине ничек коткарганыңны игълан итәрмен,
гәрчә барысын да санап бетерерлек түгелдер.
16Мин Хуҗа-Раббының кодрәтле эшләрен хикәяләрмен,
Аңа гына хас булган хаклыгын бәян итәрмен.
17И Аллаһы, яшь чагымнан ук Син миңа остаз булдың,
могҗизаларыңны мин хәзергәчә сөйләп йөрим.
18Картаеп, чәчемә чал керсә дә, Син мине ташлама, и Аллаһы!
Көч-кодрәтеңне мин киләсе буыннарга сөйләп аңлатканчы ташлама!
19Хаклыгың, и Аллаһы, күкләрне иңли,
кылган эшләрең бөектер!
Сиңа тиң тагын кем бар, и Аллаһы?!
20Син мине күп бәла-казаларга дучар итсәң дә,
ахырдан янә яшәү дәрте кайтарырсың,
тирән чокырдан тартып чыгарырсың,
21мине югары күтәреп, җаныма юаныч бирерсең.
22И Аллам, Исраилнең мөкатдәс Алласы!
Мин Сиңа лирада уйнармын –
тугрылыгыңа рәхмәтләр яудырырмын,
гөслә кылларын чиертеп җырлармын.
23Иреннәрем сөенәдер Сиңа җырлаганда,
Син коткарган җаным сөенә.
24Миңа зыян салырга теләүчеләр оятка калып хур булгач,
телем көн саен Синең хаклыгың турында сөйләр.
Copyright information for
TatIBT15