Psalms 73
Асафның нәсыйхәте. 1И Аллаһы, нигә Син безне бөтенләйгә ташлап киттең?Ни өчен утлавың сарыкларына ачу-каһәрең төште?
2Борын заманнарда ук Үзең сайлап алган халыкны –
Минем өлешем дип йолып алган кавемеңне,
торакханәм дип тәгаенләгән Сион тавын да хәтереңә төшер!
3Адымнарыңны коточкыч хәрабәләр тарафына юнәлт,
дошманнарның изге җирдә бар нәрсәне җимерүен күр.
4Син безнең белән очрашкан урында бүген алар ырылдый,
һәр җирдә үз әләмнәрен элеп чыктылар.
5Агач ботагы чапкандай,
балталарын күтәреп, ватып-җимереп йөриләр,
6айбалта вә чапкычлары белән дивардагы нәкышләрне чапкалыйлар.
7Изге йортыңны ут төртеп яндырдылар, иштеләр,
исемеңне йөрткән урынны нәҗесләделәр.
8Күңелләреннән: «Барысын җимерик!» – дип әйтеп,
Аллаһының илдәге барча гыйбадәтханәләрен көлгә әйләндерделәр.
9Без инде билге-галәмәтләр күрмибез,
пәйгамбәрләр дә калмады;
кайчангача дәвам итәр бу хәл – беркем белми.
10И Аллаһы, кайчанга кадәр барыр бу хурлык?
Исемеңне дошман мәңге шулай мәсхәрәләрме?
11Ни өчен кулыңны кире алдың?
Чыгар уң кулыңны куеныңнан, юк ит шуларны!
12Син, Аллаһы, – борынгыдан минем патшам,
илебезгә котылу алып килүче.
13Кодрәтең белән Син диңгезне урталай ярдың,
сулардагы аждаһаларның башларын кыйдың.
14Ливьятанның ▼
▼ Ливьятан – борынгылар күзаллаганча, явызлык, тәкәбберлек һәм чуалыш-буталышны белдерә торган диңгез аждаһасы; русчасы: Левиафан.
башын чабып өздең,гәүдәсен чүл ерткычларына азык итеп бирдең.
15Чишмә суларына, инешләргә Син юл ярдың,
ташкын сулы елгаларны исә корыттың.
16Көн Синекедер, төн дә Синеке,
ай вә кояшны күккә Син урнаштырдың.
17Җир йөзенең барлык чикләрен билгеләдең,
җәй вә кышны Син гамәлгә керттең.
18Исеңдә тот, Раббы:
дошман Сине хурлавын дәвам итә,
акылсызлар исемеңне мәсхәрәли.
19Ерткычлардан харап иттермә күгәрченеңне,
беркайчан онытма хәлен мескен колларыңның.
20Безнең белән төзегән килешүгә күз сал,
юкса илнең караңгы почмакларында җәбер-золым хөкем сөрә.
21Мазлум бәндәң үз иңенә хурлык йөге төяп кайтмасын,
фәкыйрь-юксыл исемеңне данласын.
22Күтәрел, Раббы, хакыңны якла,
мәгънәсез бәндәләрнең Сине мәсхәрә итүләрен исеңнән чыгарма!
23Сиңа каршы баш калкыткан дошманыңның сөрәнләп кычкыруын,
һич тынып тормаган шау-шуын игътибарсыз калдырма!
Copyright information for
TatIBT15