‏ Psalms 74

1Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Асафның җыр-мәдхиясе.

2И Аллаһы, без Сиңа рәхмәтләр укыйбыз, шөкраннар кылабыз,
исемеңне телдән төшермибез,
могҗизаларың хакында сөйлибез.

3Аллаһы әйтте: «Билгеләнгән вакыт җиткәч,
гадел хөкемемне чыгарырмын!
4Җир һәм анда яшәүчеләр тетрәп торганда,
җирнең терәк баганаларын ныгытучы Миндер!» – диде.

5Тәкәбберләргә мин: «Артык эрәймәгез!» – дидем;
яманнарны: «Мөгезләрегезне чөймәгез,
6күкләргә кадәр күтәрмәгез,
һавалы сүзләр куертмагыз!» – дип кисәттем.
7Абруй-дәрәҗә инсаннарга көнчыгыштан да, көнбатыштан да,
чүл тарафыннан да килмәс.
8Бердәнбер Хөкемче – Аллаһыдыр:
Ул түбән төшерүче дә, югары күтәрүче дә.
9Раббы кулында мөлдерәмә касә,
касәдә тәмләткечләр салынган куәтле шәраб күбекләнеп тора;
җир йөзенең барлык яман бәндәләре
шул касәдән Раббы салып биргән ачы шәрабны
төбенә кадәр эчәргә мәҗбүр булыр.

10Мин исә мәңге Ягъкуб Алласы хакында сөйләрмен,
Аңа мәдхияләр җырлармын!
11«Яманнарның куәтен
…куәтен… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: мөгезен.
сындырырмын,
ә тәкъва кешегә көч-гайрәт өстәрмен!
…ә тәкъва кешегә көч-гайрәт өстәрмен… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: ә тәкъва кешенең мөгезе югары күтәрелер.
» – ди Аллаһы.
Copyright information for TatIBT15