Psalms 75
1Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Асафның җыр-мәдхиясе. 2Яһүдә илендә Аллаһы мәшһүрдер,Исраилдә Аның исеме мәгърурдыр.
3Торак урыны Аның Салимдә ▼
▼ Салим – ягъни Иерусалим.
,яшәгән җире Сионда.
4Шунда сугыш коралларын –
яшендәй укларны, кылыч-калканнарны сындырды Ул.
5И Аллаһы, Синнән яктылык бөркелә,
киек тулы таулардан да бөегрәк Син!
6Гаярь сугышчылар ганимәтсез калдылар,
үлем йокысына талдылар,
берсе-бер кулын күтәрергә дә өлгермәде.
7И Ягъкуб Алласы!
Синең дәһшәтле тавышыңнан сугыш арбаларын йөртүчеләр,
атлары белән бергә егылып, мәңгегә тынып калдылар.
8Чыннан да, дәһшәтле Син!
Ачулы чагыңда Сиңа кем каршы тора алсын?!
9– 10И Аллаһы, хөкемне күкләрдән Син ирештердең;
мазлумнарның хакын яклап Син тотынгач,
бөтен җир йөзе сагаеп-тынып калды.
11Хәтта инсаннарның ярсуы да Сиңа дан китерер –
актык ярсуларын аларның Син басарсың.
12Нәзер-ниязлар әйтегез Раббы Аллагызга,
адарынганны ▼
▼ Адарыну – нәзер әйтү.
җиренә җиткереп үтәгез!Бүләкләр китерсен Дәһшәт иясенә
Аның тирә-ягындагы барлык кешеләр!
13Илбашларының рухын-ихтыярын Үзенә буйсындыручы,
җир йөзенең патшаларын куркуга салучы Ул.
Copyright information for
TatIBT15