‏ Psalms 77

Асафның нәсыйхәте.

1И халкым, тыңла үгет-нәсыйхәтемне,
авызымнан чыккан сүзләргә колак сал!
2Авыз ачамын сөйләргә гыйбрәтле хикәяләрне,
үткәннең серләрен ачып бирәмен.
3Безгә ул турыда ата-бабаларыбыз сөйләде –
алардан ишетеп белдек.
4Угыл-оныкларыбыздан яшермик,
Раббының данын, кодрәтен, Ул тудырган могҗизаларны
киләсе буыннарга да белгертик.

5Раббы Үз күрсәтмәләрен Ягъкуб нәселенә күндергән,
Исраилгә Канун биргән;
шуларны өйрәтсен диеп балаларына
безнең ата-бабаларга әмер иткән,
6ягъни моны белсен диеп киләчәк буыннар –
әле дөньяга килмәгән токымнар һәм шулардан туачак угыллар;
7Аллаһыдан өмет өзмәсеннәр,
Аның кылган эшләрен онытмасыннар,
боерыкларын төгәл үтәсеннәр диеп;
8йөрәкләре белән Аллаһыга тугры булмаган,
рухлары белән Аңа берекмәгән,
кире-фетнәчел ата-бабаларына охшап китмәсеннәр диеп.

9Әнә, җәя-ук белән коралланган Эфраим угыллары,
сугыш барган көнне кире чигенеп, арка күрсәткәннәр.
10Чөнки алар Аллаһы белән килешүне бозганнар,
Аның Кануны буенча яшәүдән ваз кичкәннәр;
11онытканнар Аның эш-гамәлләрен,
үзләренә күрсәтелгән могҗизаларны.
12Мисырда, Соган тигезлегендә
Карагыз: «Чыгыш», 7-12.
, аталары алдында
Аллаһы күпме могҗизалар күрсәткән булган!
13Ул, диңгезне як-якка аерып, аларны коры юлдан алып чыккан;
диңгез суын дивар кебек үрә бастырган
Карагыз: «Чыгыш», 13.
.
14Көндезләрен – алларына җибәргән болыт,
төннәрен ут яктысы белән аларга юл күрсәткән
Карагыз: «Чыгыш», 13:21.
.
15Чүлдә Кыя ташны ярып су чыгарган,
ташып торган мул дәрьядан алгандай,
кешеләргә туйганчы су эчергән.
16Үзе хасил иткән кыя суларын ермаклар итеп агызган
Карагыз: «Чыгыш», 7:1-7; «Саннар», 20:2-13.
.

17Әмма ул заман кешеләре, Аллаһы Тәгаләгә каршы баш күтәреп,
Аның алдында чүлдә гөнаһлы эшләрен дәвам иттергәннәр.
18Җаннары теләгән ризык таләп иткән булып,
Аллаһыга шулай сынау тамашалары оештырганнар.
19«Аллаһы чүлдә сый табыны ясый алыр иде микән?» – дип,
Аллаһыны рәнҗетә торган сүзләр сөйләгәннәр.
20«Әнә бит, Кыя ташларына сугып су аттырды,
суны ермаклар итеп агызды.
Кодрәте җитсә, икмәк-ризыкны да шулай тапсын безгә,
итле табын әзерләсен Үз халкына!» – дигәннәр
Карагыз: «Чыгыш», 16:2-3; «Саннар», 11:4-6.
.
21 22Боларны ишетеп, Раббының бик тә ачуы чыккан;
Аллаһыга инанмаганнары өчен,
Аның коткаруына өмет итмәгәннәре өчен,
Ягъкуб нәселенә ярсып ташланган,
Исраил өстенә Үзенең каргыш-каһәрен җибәргән.
23Янә дә Раббы болытларга әмерен биргән,
күк капусын киереп ачтырган:
24манна яудырган үзләренә ризык итеп –
күк икмәге биргән халкына.
25Адәм балалары фәрештәләр ризыгын татыган,
тамаклары туйганчы шуны ашаган
Карагыз: «Чыгыш», 16:4-5.
.
26Раббы күктә шәрык җилен кузгаткан,
кодрәте белән көньяк җилен истергән
27һәм, тузанга күмгәндәй, мулдан ит яудырган,
диңгез комы санынча киек кош күндергән:
28туктаулык уртасына – чатырлары янына
төшергән Ул ошбу ит ризыкларын.
29Карыннары туйганчы ашаганнар кешеләр,
һәм Аллаһы, шулай итеп, аларга бөтен теләгәннәрен ирештергән.
30Әмма алар әле ашап-эчүдән туктаганчы ук,
авызга капкан ризыкларын чәйнәп йотканчы ук,
31Аллаһы алар өстенә Үзенең каһәрен иңдергән:
Исраилнең көчле затларын үлемгә дучар иткән,
гөлдәй егетләрен кырып салган
Карагыз: «Чыгыш», 16:13; «Саннар», 11:31-34.
.

32Шулай булса да, халык гөнаһ эшләүдән туктамаган,
Аллаһының кылган могҗизаларына ышанмаган.
33Шуңа күрә Ул аларның яшәү көннәрен мәгънәсезлеккә урап,
гомер елларын хәвеф-куркуга салган.
34 35Аллаһы үлем җәзасын гамәлгә ашыра башлауга,
алар Аллаһы Тәгаләнең Йолучы,
сыендыручы Кыяташ икәнен искә төшерә
һәм, борылып, Аны эзләргә тотына иделәр.
36Әмма авызлары белән юмалап,
тел төпләрендә ялган сүз булган аларның.
37Күңелләре Аллаһыга берекмәгән,
Аның белән төзегән килешүгә тугрылык сакламаган алар.
38Әмма рәхимле Аллаһы гөнаһларын ярлыкаган,
аларны кырып ташламаган,
күп тапкырлар ачуын басып калган,
ярсуын соң чиккә җиткермәгән.
39Ул аларның тән-җисем булуын,
исеп китеп югалган җил булуын исендә тоткан.

40Күпме тапкырлар чүлдә Аллаһыга каршы баш күтәргәннәр,
кыргый далада Аны борчуга салганнар!
41Кайта-кайта сынаганнар алар Аллаһыны,
Исраилнең Изге Алласын әнә шулай рәнҗеткәннәр.
42 43Аллаһының Мисырда кылган галәмәтләрен,
Соган кырындагы могҗизаларын,
кодрәтле кулы белән үзләрен дошман тырнагыннан
йолып алган көннәрен онытканнар.
44Ул көнне Аллаһы, мисырлылар агым суны эчә алмасын дип,
елгаларын кан дәрьясына әйләндергән.
45Өсләренә өер-өер канэчкеч чебеннәрне,
вәйранлык китерә торган гөберле бакаларны өстергән.
46Басудагы иген кырларын корттан,
хезмәт җимешләрен саранчадан ашаткан.
47Йөзем куакларын, сикомор агачларын
бозлы яңгыр яудырып кырдырган.
48Терлекләрен – бозлы давыл белән,
көтүләрен яшен суктырып харап иттергән.
49Үлем китерүче фәрештәләр җибәреп,
мисырлылар өстенә уттай дөрләгән каһәрен,
ачу-ярсуын, бәла-казалы афәтен яудырган.
50Үч-ачуына киң юл ярып, Ул аларга үләт зәхмәте җибәргән,
җаннарын үлемнән коткармаган.
51Мисырлыларның, Хам кавеменең,
беренче булып туган барча ир балаларын –
ирлек куәтенең тәүге җимешләрен – үлемгә тапшырган.
52Үз өммәтен исә, сарыкларны ияртеп киткәндәй,
шуннан алып чыккан,
көтүен әйдәп барган сыман, чүлләр буйлап йөрткән
Карагыз: «Чыгыш», 7-12.
.
53Сәфәрләре хәвефсез булган аларның, курыкмаганнар,
дошманнарын Аллаһы диңгез суына батырган
Карагыз: «Чыгыш», 14.
.
54Бара торгач, Ул аларны Үзенең мөкатдәс җиренә –
уң кулы яулаган тау итәгенә китереп җиткергән.
55Андагы мәҗүси кавемнәрне куып тараткан,
җирләрен Исраил ыругларына биләмәгә биргән,
Үз халкын шул кавемнәрнең чатырларына урнаштырган
Карагыз: «Ешуа», 24:8-13.
.

56Әмма халык Аллаһы Тәгаләне сынаудан туктамаган:
Аның күрсәтмәләрен үтәмәгән,
әледән-әле Аңа каршы баш калкыткан.
57Ата-бабалары кебек хыянәтче, хаин булган алар,
ышанычсыз җәяне хәтерләткән.
58Калкулыклардагы потханәләре белән
Аллаһының ачуын кузгатканнар,
пот-санәмнәре белән Аның көнчелеген кыздырганнар.
59Барысын күреп-ишетеп торган Аллаһы, тәмам ярсып,
Исраилне хозурыннан читкә тибәргән
Карагыз: «Хөкемчеләр», 2:11-15.
.
60Адәм балалары арасында корган чатырын,
Шилоһтагы торак йортын ташлап киткән
Ул заманнарда Исраил халкының гыйбадәт кылу урыны Шилоһ шәһәрендә урнашкан булган.
.
61Үзенең кодрәтен, дан-шөһрәтен
…кодрәтен, дан-шөһрәтен… – Биредә Аллаһы сандыгы турында сүз бара (карагыз: «I Патшалар», 4).

дошманнары кулына әсирлеккә биргән
Карагыз: «I Патшалар», 4.
.
62Үз биләмәсе булган халкына нәфрәтләнеп,
аны кылыч хакимлегенә тапшырган.
63Егетләре утта һәлак булган,
кызлар туй җырыннан мәхрүм калган.
64 Руханилар кылычтан уздырылган,
ирсез калган хатыннары егълашу матәме үткәрә алмаган.

65Берзаман Хуҗа-Хаким, йокыдан кисәк кенә уянгандай,
шәрабтан айныган батыр кебек, кинәт баш калкыткан,
66дошманнарның һәммәсен артка чигендергән,
аларны мәңгегә хурлыкка ураган.
67Йосыф чатырын читкә тибәреп,
Эфраим тармагын санга алмыйча,
68Үзенә Яһүдә ыругын – сөйгән Сион тавын сайлаган.
69Изге йортын биек күкләр кебек корган,
җир йөзе кебек мәңгелек итеп салган.
70 71Колы Давытны, сарык абзарыннан –
савым сарыклар арасыннан тартып алып
Карагыз: «I Патшалар», 16:1-13.
,
Үз халкы Исраилгә, Ягъкуб токымына, көтүче итеп куйган.
72Көтүчелек вазифасын Давыт саф күңелдән башкарган,
уңган кулы белән халкын җитәкләп йөрткән.
Copyright information for TatIBT15