‏ Psalms 79

1Җырчылар җитәкчесенә: «Лалә чәчәге. Антлашу» көенә. Асафның мәдхиясе.

2Әй Исраил көтүчесе,
көтү көткәндәй Йосыфны әйдәп йөртүче, колак салып тыңла!
Керубимнәр өстендә тәхет тотучы, күрен!
3Эфраим, Беньямин, Менашше алдында
көчеңне күрсәт, килеп коткар безне!
4И Аллаһы, безне элекке хәлебезгә кайтар,
нурлы йөзеңне ач – без котылыйк!

5И Раббы, и Күкләр Хуҗасы Алла!
Кайчангача халкың догаларына ачу тотарсың икән?
6Син безгә икмәк урынына күз яше ашаттың,
су урынына күп итеп күз яше эчердең.
7Күршеләребез низагына безне сәбәпче иттең;
дошманнар безне мыскыллыйлар.
8И Күкләр Хуҗасы Алла, безне элекке хәлебезгә кайтар,
нурлы йөзеңне ач – без котылыйк!

9Мисырдан Син йөзем агачы алып кайттың,
аны куылган халыклар җиренә утырттың;
10аның өчен урын әзерләдең,
һәм ул, шул җирне тутырып, тамырларын җәеп җибәрде.
11Күләгәсе тау битләрен каплап алды,
сабаклары мәгърур эрбет кәүсәсенә чорналды.
12Ботаклары диңгезгәчә барып җитте,
тармаклары Фырат елгасына сузылды.
13Ник җимерттең Син бу бакчаның диварларын?
Узып баручы һәркем ботагын ботарласын дипме?
14Кабан дуңгызлары тамырларын казып чыгара,
кыр җәнлекләре сабакларын кимерә.

15 16И Күкләр Хуҗасы Алла,
кире кайт безгә, күкләрдән түбәнгә карашыңны ташла!
Үзең ныклык биргән угылны –
уң кулың утырткан йөзем куагын кайгырт:
17чабып ташланган ул, утка салынган,
Синең ачу-каһәрең аркасында харап ителгән.
18Уң ягыңда торучыга –
Үзең ныклык биргән адәм углына суз ярдәм кулыңны!
19Шулчак без Синнән аерылмабыз!
Җан өр безгә, һәм Синең исемеңне телдән төшермәбез!

20И Раббы, и Күкләр Хуҗасы Алла,
безне элекке хәлебезгә кайтар,
нурлы йөзеңне ач – без котылыйк!
Copyright information for TatIBT15