Psalms 8
1Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» ▼▼ Гиттит – әлеге яһүд сүзенең мәгънәсе анык түгел.
көенә. Давытның мәдхиясе. 2И Хуҗабыз Раббы! Бөектән-бөектер исемең җир йөзендә,шөһрәтең күтәрелгәндер күкләрдән югары!
3Сабый һәм имчәк балалар теленнән Син,
Үзеңә мактаулар яудыртып,
дошманның вә үчленең авызын томаладың.
4Син бар иткән күкләр киңлегенә,
күк гөмбәзенә Син утырткан Айга вә йолдызларга баксам,
5үз-үземә сорау бирәм:
«Син шулай игътибар күрсәткән инсан кем ул?!
Син шулай кайгырткан адәм баласы кем?!»
6Кешене Син илаһи затлардан әллә ни ким яратмадың,
дан вә кадер-хөрмәт таҗын башына кигездең.
7Тудырган бар нәрсәң өстеннән хаким иттең аны,
бар нәрсәне аның аяк астына салдың:
8сарыкларны, үгезләрне, дала-кыр киекләрен,
9күктәге кошларны, диңгездәге балыкларны,
диңгез юлларын айкаган барлык җан ияләрен.
10И Хуҗабыз Раббы! Бөектән-бөектер исемең җир йөзендә!
Copyright information for
TatIBT15