‏ Psalms 80

1Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» көенә. Асафның мәдхиясе.

2Сөенечле җырлар җырлагыз кыябыз Аллаһыга!
Ягъкуб Алласын шатланышып мактагыз!
3Шөлдерле барабан кагып,
моңлы гөслә вә лира чиертеп, җырлар көйләгез!

4Яңа ай калыккач, ай тулгач та –
бәйрәмебез көннәрендә –
мөгез быргы кычкыртыгыз!
5Чөнки бу – Исраил кануныдыр,
Ягъкуб Алласының карарыдыр.
6Йосыф
Йосыф – ягъни Исраил халкы.
Мисырдан котылып чыккач,
аңа күрсәтмә итеп бирде Ул моны.

Үзем белмәгән телдә мин бер аваз ишеттем:
7«Аның иңеннән Мин авыр йөкне төшердем,
кулларын кәрзин-әрҗә авырлыгыннан бушаттым.
8Бәлале вакытыңда син Мине чакырдың,
һәм Мин сине коткарып калдым.
Гөрселдәп торган караңгы болыт эченнән сиңа җавап бирдем,
Мериба сулары янында сине сынадым.

9Тыңла, и халкым, Минем кисәтүемне!
И Исраил, тыңласаң иде син Мине!
10Арагызда ят илаһлар булмасын,
чит җирләрнең илаһларына табынма!
11Сине Мисырдан алып чыккан Раббы – Мин ул, синең Аллаң!
Авызыңны киң итеп ач –
Мин синең тамагыңны туйдырырмын!

12Әмма халкым Минем авазыма колак салмады,
Исраил Мине тыңламады.
13Шуннан Мин аларны үҗәт йөрәкләре иркенә куйдым,
үзләре теләгән юлда йөрсеннәр, дидем.
14Әгәр халкым Мине тыңлаган булса,
Исраил Мин күрсәткән юлдан йөргән булса,
15Мин аның дошманнарын тиз буйсындырыр идем,
рәнҗетүчеләренә каршы кулымны сузар идем;
16Миңа, Раббыга, нәфрәт саклаучылар,
алдымда билләрен бөгеп, шул кыяфәттә мәңгегә калырлар иде;
17ә халкымның тамагын тук бодай бөртеге белән,
Кыя ташлар арасыннан бал табып туйдырыр идем».
Copyright information for TatIBT15