‏ Psalms 81

Асафның мәдхиясе.

1Аллаһы, илаһлар җыенының уртасына басып,
хөкемен игълан кылды:
2«Кайчангача сез, хаксыз карарлар чыгарып,
яманнар мәнфәгатен яклаячаксыз?
3Юксыл-көчсезнең, ятимнең дәгъвасын яклагыз,
мазлумның, фәкыйрьнең хакын даулагыз!
4Юксыл-көчсезне, мескен-бичараны аралап алыгыз,
аларны яманнар кулыннан коткарыгыз!

5Аңламыйсыз, төшенмисез сез, караңгыда йөрисез! –
Дөньяның нигезләре какшаган!
6Мин әйттем: „Сез – илаһлар,
һәммәгез Аллаһы Тәгалә углыдыр.
7Әмма сез, кешеләр кебек, үлемледер,
һәрбер хөкемдар кебек югарыдан егылып төшәчәксез!“»

8И Аллаһы, калык! Хөкем ит җир йөзен!
Чөнки халыкларның барчасы да Синекедер.
Copyright information for TatIBT15