‏ Psalms 87

1Корах угылларының җыр-мәдхиясе. Җырчылар җитәкчесенә: «Махалат леаннот
Махалат леаннот – әлеге яһүд сүзләренең мәгънәсе анык түгел.
» көенә. Эзрах нәселеннән булган Һеманның нәсыйхәте.

2И Раббым, коткаручы Аллам,
кич-көндез Сиңа инәлеп дәшәм.
3Догам Синең хозурыңа ирешсә иде,
колак салса идең минем инәлүләремә.
4Чөнки җанымдагы кайгы-хәсрәт тулып ашты,
көннәрем үлеләр аймагына якынлашты.
5Үлем чокырына иңүчеләргә иш булдым,
көч-дәрманнан яздым;
6үлеләр арасына ташланган,
кабердә яткан мәетләр күк булдым,
Синең тарафтан инде онытылган,
мәрхәмәтле кулыңнан читкә тибәрелгән хәлдә калдым.
7Син мине тирән чокыр төбенә,
кара упкын эченә аттың.
8Ачу-дәһшәтең минем өскә авыр йөк булып ятты,
каһәрең дулкыннары мине аяктан бәреп екты.

9Таныш-белешләремне Син миннән ераклаштырдың,
алар күзендә мине җирәнгеч итеп күрсәттең;
камалуда мин, котылу юлым юк.
10Кайгы-хәсрәттән күзләрем зәгыйфьләнде.
Һәркөн Сиңа ялварамын, Раббым,
кулларымны Сиңа таба сузамын.
11Могҗизаларны үлеләр өчен эшләрсеңме Син?!
Үлеләр, терелеп, Сиңа рәхмәтләр укырмы?!
12Мәрхәмәтең – кабердә,
тугрылыгың черекләр арасында телгә алынырмы?!
13Караңгыда Синең могҗизаларыңны кем күрер?!
Онытылу дигән җирдә Синең хаклыгыңны кем белер?!

14Мин исә, Раббым, ярдәмгә чакырам Сине;
иртә таңда догам хозурыңа барып ирешер.
15Ник Син, Раббым, мине читкә тибәрәсең?
Йөзеңне ник миннән яшерәсең?
16Яшь чагымнан үлем, кайгы көтә мине;
Синең дәһшәтеңнән гаҗизмен.
17Ачу-каһәрең басып-изеп узды,
дәһшәтеңнән рухым тәмам сынды.
18Туфан эчендәге кебек,
мине һәр яктан Синең дәһшәтең чорнап алган.
19Дусларымны, якыннарымны миннән читләштердең,
янәшәмдә калган сердәшем тик зольмәттер
Зольмәт – караңгылык.
.
Copyright information for TatIBT15