Psalms 89
Дүртенче китап
1Аллаһы колы Мусаның догасы. 2И Хуҗа-Хаким, буыннан-буынгачаСин безгә сыеныр урын булдың.
3Таулар туганчы ук,
җир вә дөнья яратылганчы ук,
әзәлдән мәңгелеккәчә Син – Аллаһы.
4Инсаннарны кабат туфракка кайтарганда:
«Әй адәм балалары, кире кайтыгыз!» – дисең.
5Хактыр: Синең өчен мең ел – үтеп киткән кичәге көн
яки кыска бер төн кебек кенә.
6Син кешеләрне ташу суыдай агызып китәсең;
алар төнге төш кебек,
таң атканда шытып чыккан үлән кебек:
үлән иртән яшелләнеп чәчәк ата, ә кичен корып кибә.
7Ачу-дәһшәтеңнән без шулай юкка чыгабыз,
ярсуыңнан калтырап-тетрәнеп торабыз.
8Безнең язык эшләр – Синең алдыңда,
яшерен гөнаһларыбыз – якты йөзең каршысында.
9Ачуыңны тоеп үтә көннәребез,
елларыбыз бер көрсенеп куюдай тиз уза.
10Гомеребез озынлыгы җитмеш елдыр,
тазалыгың нык булганда, сиксән ел;
анысының да күп өлеше авыр хезмәт вә газап эчендә үтә;
тиз уза ул, һәм без очып китәбез.
11Кем белер Синең ачу-дәһшәтеңнең көчен,
ярсуың китергән куркуның тирәнлеген?!
12Гомеребез көннәрен санарга өйрәнер өчен,
зирәк акыл бир безгә.
13Кайт, Раббы! Тагын күпме көтмәк кирәк?
Колларыңа миһербанлы кулыңны суз.
14Гомеребез ахырына кадәр сөенеп-куанып яшәр өчен,
һәр иртәдә мәрхәмәтеңне тоеп уяныйк.
15Газапка салган көннәрең,
кайгы кичерткән елларың бәрабәренә
шатлык-куанычлар белән сөендер безне!
16Кылган эшләреңне – Үзеңнең колларың,
шан-шөһрәтеңне аларның угыллары күрсен!
17Хуҗа Аллабыз йөз нурын безгә юнәлтсен,
кулларыбызның эшен уңышлы итсен,
әйе, уңышлы итсен!
Copyright information for
TatIBT15