Psalms 91
1Шимбә көнгә ▼▼ Шимбә – яһүдиләрдә атнаның җиденче көне изге дип саналган.
җыр-мәдхия. 2– 3– 4И Раббы, и Бөекләрнең Бөеге!Ун кыллы сазны, лираны чиертеп,
гөсләдә көй көйләп,
иртә таңда мәрхәмәтеңне,
кичләрен тугрылыгыңны игълан итү,
Сиңа рәхмәтләр уку,
исемеңә мәдхия җырлау – үзе бер бәхеттер!
5Куандырдың Син мине кылмышларың белән,
кулларыңның эше мине, һай, сөендерә!
6Эш-гамәлләрең никадәр бөек Синең, Раббы!
Ният-максатларың никадәр тирән-төпледер!
7Акылсыз кеше моны белмәс,
наданы аңына алмас:
8яманнар чирәмдәй үрчесә дә,
бозыклар тормыштан уңса да,
мәңгегә юкка чыгачак,
9ә Син мәңге биектә, Раббы!
10Хактыр: дошманнарың, и Раббы,
Синең дошманнарың һәлак булачак,
бозыклар бар да таралып бетәчәк.
11Ә мине Син кыргый үгездәй көчле кыласың ▼
▼ Ә мине Син кыргый үгездәй көчле кыласың… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Минем мөгезне кыргый үгезнеке сыман югары чөясең.
,минем башыма саф зәйтүн мае коясың.
12Миңа каршы аякланганнарның җиңелгәнен
күзләрем ап-ачык күрер,
явызларның гөрселдәп ауганын
колагым яхшы ишетер.
13Тәкъва инсан хөрмә агачыдай чәчәк атыр,
Ливандагы эрбет агачыдай биек күтәрелер.
14Раббының өендә тамыр ныгытканнар
Аллабыз ишегалдында чәчәк атыр.
15Алар картлык көнендә дә җимеш бирер,
ямь-яшел, таза-нык булыр.
16«Раббы – гадел-гадәләтледер!
Ул – минем Кыяташым!
Аңарда гаделсезлек юк!» – диючеләрдән алар.
Copyright information for
TatIBT15