‏ Psalms 95

1Яңа бер җыр җырлагыз Раббыга!
Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыга җыр җырлагыз!
2Җырлап, Раббының исеменә мактау-шөкерләр яудырыгыз!
«Ул – Коткаручы!» – дип көн дә сөйләгез!
3Халыкларга – Аның дан-шөһрәтен,
бөтен кавемнәргә могҗизалы эшләрен белдерегез!
4Чөнки Раббы бөек һәм мактауга лаектыр,
илаһларның барысыннан дәһшәтледер.
5Мәҗүси кавемнәрнең бар илаһлары фәкать сыннар гына,
Раббы исә күкләрне бар иткән Зат.
6Дан вә бөеклек Аның хозурында,
көч вә гүзәллек изге йортындадыр.

7Әй халыклар, барча-барчагыз Раббыны олуглагыз!
Аның дан-шөһрәтен, кодрәтен олуглагыз!
8Аның шанлы исемен данга күмегез!
Корбанлык малыгызны алып, Аның ихатасына килегез.
9Аның мәһабәт изгелеге алдында баш иегез.
Бөтен җир йөзе тетрәнсен каршысында!
10Халыкларга игълан итегез:
«Раббы – патша!» – диегез.
Дөньяның нигезе какшамас итеп нык корылган.
Раббы халыкларны гадел хөкем итәчәк!
11Куанышсын күкләр, җир йөзе тантана итсен!
Дулкынланып шауласын диңгез сулары вә андагы бар нәрсә!
12Шатлансын кыр-далалар вә андагы бар нәрсә,
урмандагы бар агачлар сөенечкә уралсын
13Раббы каршында!
Чөнки Ул киләчәк, җир йөзен хөкем итәргә киләчәк.
Дөньяны Ул Үзенең хаклыгына,
халыкларны тугрылыгына таянып хөкем итәчәк.
Copyright information for TatIBT15