Psalms 96
1Тантана итсен җир йөзе, куанышсын барлык утраулар:хакимлек Раббы кулында!
2Раббыны болытлар вә караңгылык урап алган;
тәхетенең нигезендә хаклык вә гаделлектер.
3Аның алдыннан ут-ялкын атлап бара,
тирә-ягындагы бар дошманны көйдереп.
4Яшененнән бар дөнья балкып яна,
һәм тетрәнә бөтен җир йөзе моны күреп.
5Таулар балавыздай эреп ага Раббы алдында,
бөтен җир йөзенең Хуҗасы каршында.
6Күкләр сөйли Аның хаклыгы турында,
халыклар күрәдер Аның дан-шөһрәтен.
7Оятка калсын сыннарга табынучылар,
хур булсыннар потларны данга күтәрүчеләр;
Раббы алдында сәҗдә кылсын бар илаһлар!
8И Раббы, гадел хөкемеңне ишетеп куана Сион,
Яһүдә шәһәрләре тантана итә.
9Чөнки Син, и Раббы, Бөекләрнең Бөеге җир йөзендә,
бар илаһлардан өстен Син!
10Әй сезләр, Раббыны сөючеләр,
явызлыкка нәфрәт белән карагыз!
Үзенә тугрыларның тормышын саклый Раббы,
яманнар кулыннан йолып ала;
11тәкъва җаннарга нурын сирпи,
саф йөрәкләргә сөенеч китерә.
12Әй тәкъва җаннар, куанычыгыз Раббыда булсын!
Аның изге исеменә рәхмәтләр укыгыз!
Copyright information for
TatIBT15