‏ Psalms 97

1Мәдхия.

Раббыга яңа җыр җырлагыз:
могҗизалы эшләр башкарды Ул,
уң кулы, изге беләге белән җиңү казанды.
2Раббы Үзенең коткару кодрәтен күрсәтте,
халыкларга Үзенең хаклыгын белгертте;
3Исраил йортына булган мәрхәмәтен вә тугрылыгын онытмады.
Дөньяның һәр тарафы Аллабызның коткару кодрәтен күрде.

4Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыны шатланышып мактагыз!
Сөенеп-куанып мәдхияләр җырлагыз!
5Гөсләгә кушылып, гөслә авазлары көенә
Раббыга җырларыгызны багышлагыз!
6Быргы вә мөгез быргы моңнары астында
патшабыз Раббыны шатланып мактагыз!

7Шауласын-гөрләсен диңгез вә аның эчендәгеләр,
шауласын-гөрләсен җир йөзе вә аның өстендәгеләр!
8Елга-дәрьялар алкышлап кул чапсын,
таулар гөрелдәшеп сөенсен
9Раббы каршында!
Чөнки Раббы җиргә Үзенең хөкеме белән киләчәк.
Дөньяны Ул Үзенең хаклыгына таянып,
халыкларны гаделлек белән хөкем итәчәк!
Copyright information for TatIBT15