Psalms 99
Шөкраннар мәдхиясе. 1Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыны шатланышып мактагыз!2Куанып Раббыга хезмәт итегез,
хозурына сөенечле җырлар белән килегез!
3Белегез ки, Раббы – безнең Аллабыз!
Безне Ул бар иткән, без – Аныкы,
без бары – Аның халкы, утлавының сарыклары.
4Рәхмәтләрегезне укып узыгыз Раббы йортының капкасыннан,
ишегалларына мактау сүзләре белән килегез,
шөкрана итеп исемен данга күмегез!
5Чөнки Раббы игелекле,
Аның мәрхәмәте мәңгелек,
тугрылыгы – буыннан-буыннарга күчешле!
Copyright information for
TatIBT15