‏ Psalms 1

Беренче китап

1Бәхетледер кеше, яманнар үгете белән йөрмәсә,
гөнаһлылар юлына басмаса,
мыскыллап көлүчеләр арасында утырмаса!
2 Раббы канунында булыр аның ирке,
көне-төне өйрәнер шул Канунны.
3Агымсу ярында үскән агач кебек ул:
җимешен үз вакытында бирер,
яфраклары шиңмәс-корымас;
һәр эшендә уңышка ирешер ул.

4Яманнар андый түгелләр,
җилгәреп очырган ашлык чүбе кебек алар.
5Шунлыктан яманнар хөкемдә акланмас,
тәкъвалар арасында гөнаһлылар урын тапмас.
6Тәкъваларның юлын Раббы саклый,
ә яманнарның юлы һәлакәткә илтә.
Copyright information for TatIBT15