‏ Psalms 10

Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.

1Мин Раббыда сыеныр урын таптым.
Ничек инде сез: «Таулар ягына коштай оч, качып кит!
2Әнә күр: яман бәндәләр,
саф күңелле кешегә караңгыда төбәп атар өчен,
җәя керешләрен киереп, укларын җайлап куйдылар.
3Нигезләр җимерелгәндә,
күңеле саф кеше нәрсә эшли алыр икән?!» – дип әйтәсез.

4Раббы Үзенең изге йортындадыр,
тәхете югарыда-күктә.
Аның күзләре очлы:
адәм балаларына карашын төбәп, Ул барысын күреп-сынап тора.
5Тәкъва инсанны Раббы сыный,
ә яманны, залим
Залим – изүче, җәберләүче, явыз.
кешене бөтен җаны белән дошман күрә.
6Яман бәндәләр өстенә Ул утлы күмер, күкерт яңгыры коячак.
Көйдергеч сәмум җиле –
шул булыр аларга язмыш касәсеннән тигән өлеш.
7Чөнки Раббы – гадел, гаделлек сөюче,
һәм күңеле саф адәм Аның нурлы йөзен күрәчәк.
Copyright information for TatIBT15