Psalms 100
Давытның мәдхиясе. 1Мәрхәмәт вә гаделлегеңне көйгә салырмын,Сиңа мәдхия җырлармын, Раббым!
2Гөнаһсыз юлларны үз итәрмен.
Син кайчан килерсең икән минем яныма?
Күңелем сафлыгында яшәрмен үз сараемда;
3чирканыч нәрсәдән күзләрем ерак булыр.
Кыңгыр эшләргә нәфрәтем көчле,
андый эшләр миңа иш түгел.
4Бозыклык күңелемнән ерак торыр,
явызлыкны мин тирәмә якын китермәм.
5Якынына астыртын яла ягучының авызын томалармын,
өстән генә караучы тәкәбберне түзеп тормам.
6Илдәге тугры кешеләр – менә шундыйлар минем күз уңымда,
алар минем янда яшәячәк,
гөнаһсыз юлда йөрүчеләр генә миңа хезмәт итәчәк.
7Мәкерле бәндә минем өемдә утырмас,
ялган сөйләүчене күз алдымда тотмам.
8Илдәге яманнарны һәр иртәдә юк кылырмын,
Раббы каласын барча бозыклардан арындырырмын.
Copyright information for
TatIBT15