Psalms 101
1Раббы алдында хәсрәтен сөйләп эчен бушаткан мазлумның догасы. 2И Раббым, догамны ишет,ялваруларым Сиңа ирешсен!
3Кайгылы көнемдә йөзеңне миннән яшермә!
Сүзләремә колак сал,
җавабыңны тиз – Сиңа дәшкән көнне үк бир!
4Гомер көннәрем төтендәй таралып югала бара,
сөякләрем кисәү агачыдай кызып яна.
5Йөрәгем, кыйналып, үлән кебек корыды,
тамагыма ризык алырга онытам хәтта.
6Инәлүләрем ачысыннан сөякләрем тирегә ябышты.
7Сусыз чүлдәге байгышка охшап калдым,
хәрабәләр арасында яшәгән ябалакка әйләндем.
8Күземә йокы керми,
түбәдә утырган ялгыз кош кебекмен.
9Дошманнарым һәркөн мине мыскыл итә,
мине хурлаучылар исемемә ләгънәт укый.
10Икмәк урынына көл ашап туенам,
күз яше белән катыш су эчәм.
11Болар барысы Синең ачу-дәһшәтеңнән булды,
чөнки Син мине күтәреп алып читкә ыргыттың.
12Көннәрем юкка чыга торган кичке күләгә кебек,
үлән сыман шиңә-сула барам.
13Син бит, Раббы, әзәлдән үк барсың,
даның буыннан-буынга күчеп киләдер.
14Кузгалып, Сионга рәхим-шәфкатеңне күндер,
чөнки билгеләнгән вакыт –
аңа миһербан күрсәтер вакытың җитте.
15Синең колларың өчен аның ташлары кадерледер,
хәрабәләренең көл-тузаны аларда кызгану хисе уята.
16Ил халыклары – Раббының исеменнән,
җир йөзе патшалары дан-шөһрәтеннән шүрләп торыр,
17чөнки Раббы Сионны яңадан төзер,
Үзенең шөһрәтен-данын күрсәтер.
18Юксылларның догаларын ишетер-тыңлар,
ялваруларына колак салмый калмас.
19Болар барысы киләчәк буыннар өчен теркәлеп калыр,
һәм алар Раббыга дан җырлар.
20– 21– 22– 23Чөнки тоткыннарның ыңгырашуын ишетер өчен,
үлемгә хөкем ителгәннәрне коткарыр өчен,
халыклар вә патшалыклар җыйналып Раббыга гыйбадәт кылганда,
Раббы исеме Сионда яңгырап торсын өчен,
Иерусалимдә Аңа мактаулар яусын өчен,
Раббы изге биеклегеннән баккан,
күкләрдән җир йөзенә карашын салган иде.
24Тормыш юлымда Раббы мине хәлдән тайдырды,
гомер көннәремне кыскартты.
25Мин әйттем: «И Аллам, – дидем, –
гомерем уртасында җаныма кул сузма!
Синең елларың буыннан-буыннаргача!
26Һәммәсеннән элек Син җирнең нигезләрен бар иттең,
күкләр дә – Синең кулларыңның эше.
27Алар бетәчәк, ә Син – мәңгелек!
Алар кием-салым кебек тузып бетәчәк,
Син аларны өс киемедәй алыштырачаксың,
һәм шулай итеп алар юк булачак.
28Әмма Син, Раббы, үзгәрешсез калачаксың,
Синең гомер елларың беркайчан бетмәячәк!
29Бәндәләрең угыллары иминлектә яши бирер,
аларның нәселләре Синең алда нык торыр».
Copyright information for
TatIBT15