‏ Psalms 102

Давытның мәдхиясе.

1Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр!
Аның изге исемен данла!
2Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр!
Кылган игелекләрен онытма!
3Ул – гөнаһларыңнан ярлыкаучы,
бар чир-хасталарыңнан савыктыручы,
4сине үлем чокырыннан йолып алучы,
мәрхәмәт, рәхим-шәфкать күрсәтүче,
5нигъмәтләр белән тәэмин итеп яшәешеңне бөтен итүче,
бөркетнеке сыман, яшьлегеңне яңартып торучы.

6Раббы барлык мазлум-хәкыйрьләр
Хәкыйрь – хурланган, мыскылланган, түбән дәрәҗәле.
өстеннән
хак вә гадел хөкем йөртә.
7Үз юлларын Ул Мусага,
эш-гамәлләрен Исраил халкына ачып биргән.
8Раббы рәхим-шәфкатьле, миһербанлы,
сабыр-түзем һәм чиксез мәрхәмәтле.
9Ачуын Ул ахыр чиккә җиткермәс,
үч-ярсуларын озакка сузмас.
10Гөнаһларыбыз өчен безгә ташламалар ясар,
гаепләребез өчен җәзаны киметер.
11Чөнки күкләр җирдән никадәр югары булса,
Үзеннән куркучы, Үзен хөрмәт итүчегә
Раббының мәрхәмәте дә шулкадәр зурдыр.
12Көн чыгышы көн батышыннан никадәр ерак булса,
гөнаһлы эшләребезне дә Ул бездән шул хәтлегә ераклаштырды.
13Ата кеше үз угылларын ничек кызганса,
Раббы да Үзеннән куркучыларны шулай кызгана.
14Чөнки Ул безнең нинди заттан икәнебезне белә,
туфрактан яратылганыбызны аңлый.
15Кеше гомере үләнгә охшаш:
кыр үләне кебек чәчәк ата ул,
16ә өстеннән җил исте исә, юк була,
үскән җирендә әсәре дә калмый.
17Әмма Үзеннән куркучыларга
Раббының мәрхәмәте мәңгелектер.
18Раббы белән төзегән килешүне саклаган
һәм Аның әмерләрен үтәп барган һәр буынга
Аның игелеге кылыныр.

19Раббы Үз тәхетен күкләр өстенә куйган,
Аның хакимлеге бар нәрсәне иңли.
20Әй сезләр, күкнең фәрештәләре,
Раббының ихтыярына буйсынучы,
Аның сүзләрен тыңлаучы көч-кодрәт ияләре,
Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
21Әй сезләр, Раббы хезмәтендәге күк гаскәрләре,
Аның ихтыярын гамәлгә ашыручылар,
Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
22Әй сезләр, Раббы бар кылган мәхлуклар,
Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз
Ул хакимлек иткән һәр урында!
Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр!
Copyright information for TatIBT15