Psalms 103
1Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр!И Раббы Аллам, Син искиткеч бөексең!
Син шөһрәт вә мәһабәтлеккә уралгансың,
2кием кигәндәй нурга төренгәнсең,
күкләрне пәрдә итеп киергәнсең,
3өеңне күктәге сулар ▼
▼ …күктәге сулар… – Карагыз: «Яратылыш», 1:7; 7:11.
өстенә корып куйгансың;болытларны Үзеңә арба итеп
җил канатларында гизеп йөрисең;
4җилләр – Синең чапкын-хәбәрчеләрең,
ут-яшеннәр – хезмәтчеләрең.
5Җир йөзен Син, нык нигезгә урнаштырып,
мәңге-мәңге какшамас иткәнсең,
6аны төпсез диңгез эченә төреп куйгансың;
сулар тау түбәләреннән дә югары булган.
7Синең җикерүеңнән сулар кача башлаган,
күкрәгән тавышыңнан кабаланып ашыккан,
8таулар өстеннән үзәннәргә омтылып,
Син билгеләгән урыннарга агып төшкән.
9Җир йөзен янә тоташтан каплап алмасын дип,
Син аларга чик-киртә куйгансың.
10Чишмәләрне Син агым сулар итәсең,
таулар арасыннан агызып җибәрәсең.
11Су барлык кыр җәнлекләрен тәэмин итә,
барлык кыргый ишәкләрнең сусынын баса.
12Су янында күк кошлары оя кора,
әрәмәлекләрдән кош сайраган авазлар ишетелә.
13Син биектән торып тауларны сугарасың,
җимешләрең белән җир өстен тутырасың.
14Хайваннар өчен – үлән,
кешеләр ихтыяҗы өчен яшеллекләр үстерәсең,
туфракта азык-төлек үсемлекләре иктереп.
15Кешеләргә күңелләрне ача-сөендерә торган шәраб,
йөзләрне ялтырата торган зәйтүн мае,
көч-дәрманны арттыра торган икмәк җитештерәсең.
16Раббы Үзе утырткан агачлар –
Ливан эрбетләре – суга туенып үсә.
17Кошлар – эрбет ботакларында,
ләкләк – нарат башында оя кора.
18Биек таулар – кыргый кәҗәләр биләмәсе,
кыялар – кушаякларның сыену урыны.
19Вакыт күрсәтер өчен, Син айны яраткансың,
кояш та үзенең баер чагын яхшы белә.
20Караңгы өртеп, Син төн ясыйсың да
барлык урман җәнлекләрен аякка бастырасың:
21яшь арысланнар үкереп ауга чыга,
Аллаһы җибәргән азыкны эзли.
22Офыкта кояш кызыллыгы күрендеме,
алар җыйнаулашып өннәренә кереп яталар.
23Кеше исә үзенең хезмәтен башкарырга китә,
кичке караңгыга чаклы эштә була.
24И Раббы, Синең эш-гамәлләрең төрледән-төрледер!
Һәр нәрсәдә зирәклегең балкый,
җир йөзе Синең иҗатың белән тулы.
25Диңгезгә баксаң, очы-кырые күренми,
суда кайнашкан олы-кече җан ияләре бихисаптыр.
26Аның өстендә көймә-кораблар йөзә;
суда уйнаклап йөзеп йөрсен дип,
Син бар иткән Ливьятан да шунда.
27Вакытында ашарга бирерсең дип,
барысы да Синнән ризык көтә.
28Бирсәң, кабул итәләр, ашыйлар,
кулыңны ачсаң, тук булалар.
29Йөзеңне яшергәндә, хафага калалар,
Син сулышларын өзгәндә, үлеп туфракка әйләнәләр.
30Сулышыңны өргәндә исә дөньяга туалар –
җир йөзен Син шулай яңартасың.
31Раббының дан-шөһрәте мәңгелек булсын!
Куансын Раббы Үзенең эш-гамәлләре белән!
32Ул күзен бакканда, җир йөзе тетри,
тауларга кагылса, алардан төтен күтәрелә.
33Гомерем буе Раббыга җырлармын,
терек чагымда Аңа мәдхияләр яудырырмын.
34Догалы уйларым Аңа хуш күренсен,
сөенечләрем Раббыдан килсен!
35Югалсын җир йөзеннән гөнаһлылар,
яманнарның эзе калмасын!
Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр!
Раббыны данлагыз ▼
▼ Раббыны данлагыз! – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Һалелуя.
!
Copyright information for
TatIBT15