Psalms 105
1Раббыны данлагыз!Раббыга рәхмәтләр укыгыз,
чөнки Ул игелекле,
һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!
2Раббының кодрәтен кем әйтеп бетерә алыр?!
Аны мактау сүзләрен кем ишеттереп бетерер?!
3Бәхетледер гаделлек белән эшләүчеләр,
һәрдаим тәкъвалыкта гамәл кылучылар!
4И Раббы, халкыңа нурлы йөзең белән борылганда онытма мине,
аларны коткарганда, мине дә кайгырт!
5Шулчак халкыңа хасланган бәхетне татыр идем,
халкың сөенече белән сөенер идем,
Синең халкың-биләмәң белән бергә горурлык кичерер идем.
6Аталарыбызны кабатлап, гөнаһлар кылдык без,
бозыклык юлына бастык, яманлыклар эшләдек.
7Мисырда чакта аталарыбыз
Синең могҗизаларыңа төшенмәделәр;
бихисап игелекле эшләреңне онытып,
Камышлы диңгез янында баш калкыттылар.
8Әмма Раббы, кодрәтле асылын күрсәтеп,
Үз исеме хакына аларны коткарды:
9Камышлы диңгезгә боерып, аның суын киптертте,
чүл өстедәй коры диңгез төбеннән
кешеләрне исән-имин алып чыкты.
10Дошманнары кулыннан коткарды,
нәфрәтлеләр кулыннан йолып алды.
11Ә дошманнарын, диңгез суларын кайтарып, батырып үтерде,
берсен дә исән калдырмады.
12Исраилиләр шунда Раббының сүзенә ышандылар,
Аңа мактауларын юлладылар ▼
▼ Карагыз: «Чыгыш», 14:10-31.
.13Әмма тиздән Аның игелекләрен онытып,
киңәшләрен көтмәс булдылар.
14Чүлдә барганда вәсвәсәгә бирелделәр,
Аллаһыны сынарга керештеләр.
15Ул аларга теләк-эстәгәннәрен бирде,
тик көчле үләт тә җибәрде ▼
▼ Карагыз: «Саннар», 11.
.16 Стан булып торганда Мусага һәм
Раббының изге рухание Һарунга көнчелекләре кузгалгач,
17җир, ярылып, Датанны һәм Абирам тарафдарларын йотты;
18ут көлтәсе шул төркемнең уртасына төште
һәм яман бәндәләрне ялкыны белән көйдерде ▼
▼ Карагыз: «Саннар», 16.
.19Хореб ▼
▼ Хореб – Синай тавының икенче исеме.
тавы төбендә торганда, бер бозау сыны ясады алар,шуңа илаһ итеп табындылар.
20Раббының данын-бөеклеген шулай
чирәм белән туена торган бозау сынына алыштырдылар.
21– 22Үзләрен Коткаручыны –
Мисырда бөек эшләр кылган, Хам илендә ▼
▼ Хам иле – ягъни Мисыр.
могҗизаларын,Камышлы диңгез янында дәһшәтләрен күрсәткән
Аллаһыны исләреннән чыгардылар.
23Шуңа күрә Аллаһы: «Аларны юк итәчәкмен!» – диде.
Әмма Муса – Аллаһы сайлаган зат – ике арага кереп баскач,
Аллаһының ачуы тыелып калды ▼
▼ Карагыз: «Чыгыш», 32.
.24Тансык гүзәл җирне кире какты алар,
Аллаһының сүзенә ышанмады;
25Раббы авазына колак салмыйча,
чатырларында зар елап сөйләнделәр.
26Шул сәбәпле Раббы кул күтәреп ант эчте –
аларны чүлдә чәчеп калдырырга,
27нәсел орлыкларын чит җирләр, чит кавемнәр арасына
таратып бетерергә дип күңелен беркетте ▼
▼ Карагыз: «Саннар», 13-14.
.28Соңра алар Багал-Пигурга ▼
▼ Багал-Пигур – мәҗүси мәабиләр табынган илаһ.
бил бөктеләр,җансыз потка китергән корбаннарын ашап туендылар.
29Кыланмышлары белән Раббы каһәренә тап булып,
бөек үләт казасына дучар ителделәр.
30Әмма Пинхәс, торып, арага керде – хөкемен чыгарды,
һәм үләттән кырылыш шулай туктап калды.
31Аның бу гамәле, тәкъвалык билгесе булып,
буыннан-буыннарга мәңгегә теркәлеп калды ▼
▼ Карагыз: «Саннар», 25.
.32Алар Мериба суы янында да Раббының ачуын китерделәр,
моның Мусага да зыяны тиде:
33алар аны чыгырыннан чыгардылар,
һәм ул, уйламыйча, кирәкмәгән сүзләр сөйләп ташлады ▼
▼ Карагыз: «Чыгыш», 17:1-7; «Саннар», 20:2-13.
.34Раббыдан боерык булса да,
исраилиләр чит халыкларны юкка чыгармадылар.
35Үзләре мәҗүсиләр арасында эреп бетеп,
бар эшне аларча эшли торган булдылар,
36шуларның потларына табындылар,
һәм бу алар өчен тозак булды.
37Угылларын, кызларын җеннәргә
корбан итеп китерә башладылар.
38Кәнган потларына корбан итеп,
гаепсез угыл һәм кызларының канын агыздылар –
җир өстен нәҗесләделәр.
39Эш-гамәлләре белән үзләрен пычраттылар,
кыланмышлары белән Раббыга хыянәт иттеләр ▼
▼ Карагыз: «Канун», 7:1-6; 18:9-13; «Хөкемчеләр», 1:19–2:5.
.40Шуннан Раббының аларга ачуы кабарды,
Үз халкы-биләмәсе Аны җирәндерә башлады.
41Һәм Ул аларны мәҗүсиләр кулына,
дошманнары хакимлегенә тапшырды.
42Дошманнарның җәбер-золымы астында
алар буйсынырга мәҗбүр булдылар.
43Раббы аларны күп тапкырлар коткарды,
ләкин алар һаман башбаштаклык күрсәттеләр,
гөнаһ эшләр кылып һаман түбән тәгәрәделәр ▼
▼ Карагыз: «Хөкемчеләр», 2:10-19.
.44Шулай да, ялварулы догаларын ишеткәндә,
Ул аларның авыр хәлләренә керә,
45алар белән төзегән килешүне исенә төшереп,
чиксез мәрхәмәтле булганга, аларны кызгана,
46исраилиләрне тоткын иткән кешеләр күңелендә
рәхим-шәфкать хисләрен уята иде.
47Коткар безне, и Раббы Аллабыз!
Чит кавемнәр арасыннан җыеп ал!
Шунда мөкатдәс исемеңә рәхмәтләр укырбыз,
шөһрәтең, даның белән мактанырбыз!
48Исраилнең Раббы Алласына
мәңге-мәңгегә мактау-шөкерләр яусын!
Әйтсен барлык халык: «Амин!» – дисен.
Раббыны данлагыз!
Copyright information for
TatIBT15