‏ Psalms 109

Давытның мәдхиясе.

1Раббы минем хуҗама
…хуҗама… – Ягъни патшага.
:
«Дошманнарыңны синең аяк астына баскыч басмасы итеп түндергәнче,
Минем уң ягымда утыр!» – диде.
2Әй хуҗам, патшалыгыңны Раббы Сионнан да ары киңәйтер –
әйләнәңдәге дошманнар өстеннән идарә ит!
3Яуга кузгалган көнне халкың сиңа үз теләге белән кушылыр;
изге киемнәргә төренеп, яшь яугирләрең
Яугир – сугышчы.

синең янга иртәнге чык кебек тупланыр.

4Ант эчте Раббы:
«Мәлик-Садыйк дәрәҗәсендәге мәңгелек рухани син!» – диде,
һәм Үз сүзеннән Ул кайтмаячак.
5Хуҗа-Хаким синең уң ягыңдадыр,
каһәре көнендә патшаларны юк итәчәк Ул;
6халыкларга хөкемен чыгарачак,
җир өстен мәетләр белән каплаячак,
патшаларны иксез-кырыйсыз сугыш кырында тар-мар итәчәк.

7Патша, юл читендәге инештән су эчеп,
башын галибанә чөячәк.
Copyright information for TatIBT15