‏ Psalms 11

1Җырчылар җитәкчесенә: сигез кыллы уен коралларында башкарыла. Давытның мәдхиясе.

2Булыш безгә, и Раббы!
Чөнки тәкъвалар калмады, тугрылык бетте адәмнәр арасында.
3Һәркайсы сөйли ялган бер-беренә, ялагайлык итә, икейөзлеләнә.
4Бу юмакай авызларны, масаючан телләрне Раббы юк итәчәк.
5«Без телебез белән җиңеп чыгарбыз,
авызыбыз үзебезнеке, – диләр алар. –
Безгә кем хуҗа була алсын?!»

6«Инде чара күрәчәкмен! – дип әйтә Раббы. –
Җәбер күргән фәкыйрьләргә, аһ оручы мескеннәргә
үзләре теләгән иминлекне бирәчәкмен!»
7Раббының сүзләре – пакь сүзләрдер:
учак утында җиде кат эретелгән саф көмеш кебектер.
8И Раббы, сакла Син шул адәмнәрне,
бу явыз буыннан мәңгегә имин кыл!
9Бөтен җирне яманнар басты,
адәм угылларында кабахәтлек мактауда.
Copyright information for TatIBT15