Psalms 110
1Раббыны данлагыз!Саф күңелле инсаннар киңәшмәсендә,
халык җыенында, и Раббым,
бөтен йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын!
2Бөектер эш-гамәлләре Раббының!
Кем аларга сокланып карый,
шул аларның асылына төшенергә тырыша.
3Гамәлләре Аның данлыклы вә мәһабәтле,
тугрылыгы Аның мәңге бетәчәк түгел.
4Онытылмас могҗизалар эшләде Раббы;
Ул кызганучан вә шәфкатьле,
5Аңардан курыккан, Аны хөрмәт иткәннәргә
ашар ризык насыйп итә Ул,
Үзенең Килешүен истә тота.
6Үз халкына чит кавемнәр җирен тапшырып,
Ул аңа көч-кодрәтен күрсәтте.
7Аның кулы эшләгән һәр гамәл туры вә гадел,
әмер-боерыклары ышанычлы,
8мәңгелеккә дип расланган,
тугрылык белән гаделлеккә нигезләнгән.
9Ул Үз халкына котылу китерде,
аның белән мәңгелеккә килешү беркетте.
Аның исеме мөкатдәс вә дәһшәтледер!
10Зирәклекнең башы, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүдәдер.
Аның әмерләрен үтәүче чын акыл иясе булыр.
Раббыга мәңге-мәңге мактау сүзләре яңгырасын!
Copyright information for
TatIBT15