Psalms 112
1Раббыны данлагыз!Раббыны данлагыз, әй Раббы коллары,
Аның исемен данлагыз!
2Хәзердән алып бакый замангача
Раббының исеменә мактау-шөкерләр яусын,
3кояш чыгышыннан батышына кадәр бар җирдә
Аның исеменә дан җырлансын!
4Бар халыклардан Раббы өстендер,
Аның дан-шөһрәте күкләрдән дә югары!
5– 6Тагын кем бар безнең Раббы Аллабыз кебек?!
Аның тәхете биектә,
шуннан Ул күктәге һәм җирдәге бар нәрсәне күзәтеп тора.
7– 8Үз халкының башлыклары янәшәсенә утыртыр өчен,
мескен бәндәсен Ул тузанлы җирдән кубарып торгызыр,
юксылны чүплек өеменнән тартып чыгарыр;
9кысыр хатынны гаиләле кылыр,
аны бала таба торган бәхетле ана итәр.
Раббыны данлагыз!
Copyright information for
TatIBT15