Psalms 113
1Исраил халкы Мисырдан качып чыккач,Ягъкуб токымы чит кавемнән аерылгач,
2Яһүдә – Аллаһының мөкатдәс җиренә,
Исраил Аның биләмәсенә әйләнде.
3Исраилиләрнең килүен күргәч, диңгез качты,
Үрдүн суы кирегә акты.
4Таулар – куй тәкәләре кебек,
калкулыклар куй бәрәннәре кебек сикереште.
5Әй диңгез, сиңа ни булды, ник качтың син?
Әй Үрдүн суы, ник кирегә актың?
6Әй таулар, ник сез куй тәкәләре кебек,
әй калкулыклар, ник сез куй бәрәннәре кебек сикерешәсез?
7– 8Әй җир йөзе! Кыяны – күлгә,
ташны чишмәгә әверелдерүче Раббының,
Ягъкуб Алласының алдында тетрән!
9Без түгел, и Раббы, без түгел,
Синең исемең данлансын мәрхәмәтең вә тугрылыгың хакына!
10«Кайда соң аларның Алласы?» – дип,
беркайчан да сорый алмасын чит халыклар!
11Безнең Аллабыз – күктә,
Ул нәрсә тели, шуны эшли!
12Ә аларның көмеш вә алтын потлары –
кеше кулы ясаган әйбер:
13авызлары булса да, сөйләшмәсләр,
күзләре булса да, күрмәсләр,
14колаклары булса да, ишетмәсләр,
борыннары булса да, ис тоймаслар,
15куллары булса да, берни сизмәсләр,
аяклары булса да, йөрмәсләр,
тамакларыннан исә аваз чыкмас.
16Мондый потларны ясаган,
аларга өмет баглаган һәр кеше шул җансыз потлар кебек булыр!
17Әй Исраил халкы, Раббыга өмет багла! –
Улдыр безнең ярдәмче вә калканыбыз!
18Әй Һарун йорты, Раббыга өмет багла! –
Улдыр безнең ярдәмче вә калканыбыз!
19Әй Раббыдан куркучы вә Аны хөрмәт итүчеләр,
Раббыга өмет баглагыз! –
Улдыр безнең ярдәмче вә калканыбыз!
20Раббы безне хәтерендә тота,
Ул безне мөбарәк кылачак –
Исраил йортын, Һарун йортын мөбарәк кылачак.
21Раббыдан курыккан, Аны хөрмәт иткән олы-кече һәр кешене Ул мөбарәк кылачак!
22Раббы сезне һәм балаларыгызны ишәйткәннән-ишәйтсен!
23Җирне, күкне бар иткән Раббы хозурында сез барыгыз да мөбарәк кешеләр.
24Күкләр күге – Раббыныкыдыр,
ә җир йөзен Ул адәм угылларына бирде.
25Үлеләр, тынлык аймагына иңгәннәр, Сине, Раббы, данлый алмас.
26Бары без, тере затлар гына, бүгеннән бакыйгача
Раббыга мактау-шөкерләр ирештерәчәкбез.
Раббыны данлагыз!
Copyright information for
TatIBT15