Psalms 114
1Яратам мин Раббыны:Ул минем ялварулы тавышымны ишетә,
2иелеп миңа колагын куя.
Мин Аны гомер бакый догамда чакырачакмын.
3Мине үлем баулары чолгап алган,
миңа кабер дәһшәте яный иде,
һәм мин хәсрәт вә сагышка баткан идем.
4Исемен әйтеп мин Аңа:
«И Раббым, җанымны коткар!» – дип дәштем.
5Раббы кызганучан вә хаклык ияседер,
безнең Аллабыз рәхимледер;
6садә җанны саклый Ул:
мин казалы идем, һәм Ул мине коткарды.
7И күңелем, янә тынычлык кичер!
Чөнки Раббы сиңа игелек кылды:
8җанымны – үлемнән, күзләремне – яшьтән,
аякларымны сөрлегүдән саклап калды.
9Мин, шулай итеп, Раббының күз алдында
тереләр дөньясында йөрермен!
Copyright information for
TatIBT15