‏ Psalms 118

1Бәхетледер кеше, гөнаһ юлына аяк басмаса,
Раббы канунын үтәсә;
2бәхетледер, Аның күрсәтмәләрен тотса,
бөтен күңелен биреп Аны эзләсә!
3Андыйлар язык эш кылмыйлар,
бары Аның хак юлын сайлыйлар.
4Син безгә Үзеңнең әмер-боерыкларыңны нык сакларга куштың.
5И-и, йөрер юлларым Синең кагыйдәләреңә туры килсә икән!
6Боерыкларыңны күз уңында тотсам,
һичкайчан мин рисвай булмам.
7Синең хак карарларыңны өйрәнеп,
саф йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын,
8кагыйдәләреңне үтәрмен.
Ахыргача ташламасаң иде мине, и Раббым!

9Яшь кешегә үз юлын ничек саф тотарга? –
Бары Синең сүзләреңне тыңлап!
10Бөтен йөрәгем белән Сине эзлим;
боерыкларыңнан читкә тайпылдырма мине.
11Синең алда гөнаһлы булмас өчен,
сүзләреңне күңелем түренә салып куйдым.
12И Раббым, мактау-шөкерләр яусын Сиңа!
Өйрәт мине Кануның кагыйдәләренә!
13Синең авыздан чыккан карарларны
дөньяга мин үз авызымнан игълан итәмен.
14Синең күрсәтмәләрне үтәп,
хәзинә тапкандай, ләззәт-сөенечләр кичерәмен.
15Синең әмерләрең турында гел уйланам,
хак юлыңны күздән төшермим.
16Биргән кагыйдәләреңнән үземә хозурлык табам,
Син әйткән сүзләрне хәтеремдә саклыйм.

17Синең сүзең буенча яшәсен дисәң,
мин колыңа мәрхәмәтеңне күрсәт!
18Ач минем күзләремне:
Кануныңдагы могҗизаларны күримче!
19Җир йөзендәге бер мосафир мин,
яшермә миннән боерыкларыңны!
20Карар-хөкемнәреңне көне-төне көтеп,
җаным алҗып беткән иде инде.
21Боерыкларыңнан читкә тайпылганнарга –
ләгыйнь тәкәббер бәндәләргә – авызлык кидердең Син.
22Хурлык-мәсхәрәдән читләштер мине,
чөнки Синең күрсәтмәләргә сыгынамын.
23Менә, түрәләр миңа каршы хәйлә-мәкер коралар,
мин исә, Синең колың, бары кагыйдәләрең турында уйланам.
24Синең күрсәтмәләр миңа сөенеч китерә,
алар минем киңәшче-мәслихәтчеләрем.

25Гомерем кыл өстендә –
вәгъдә биргәнчә, җанымны дәвала!
26Юлларымны сөйләдем, һәм Син мине ишеттең.
Инде мине Кануның кагыйдәләренә өйрәт!
27Әмерләреңнең асылына төшендер мине!
Шулчак могҗизалы эшләрең хакында уйланырмын.
28Гамь чигеп җаным хәлсезләнде. –
Вәгъдә биргәнчә, ныгыт мине!
29Юлның ялганын читләштер миннән,
Кануның илә миңа илтифатыңны күндер!
30Минем сайлаган юлым – тугрылык юлы,
Синең карар-хөкемнәреңне мин күз алдыма куйдым.
31Мин Синең күрсәтмәләргә береккәнмен.
И Раббым, оятка калдырма мине!
32Боерыкларың юлы белән йөгерәмен,
чөнки йөрәгемне шулай Син көйләдең.

33И Раббым, кагыйдәләрең кушкан юлдан йөрергә өйрәт мине,
мин аны һәрдаим күз уңында тотармын.
34Зирәк акыл бир миңа,
һәм мин Кануныңны үтәрмен,
бөтен йөрәгем белән аны саклармын.
35Мине боерыкларың сукмагына күндер –
ихлас теләгем шулдыр.
36Йөрәгемне күрсәтмәләреңә таба юнәлт,
хәрәм малга ымсындырма мине.
37Юк-бар нәрсәләргә күзләремне каратма,
яшәтеп, хак юлыңнан атлат.
38Мин колыңа биргән сүзеңне үтә,
ул сүзең – Сине хөрмәт иткәннәргә.
39Иң курыкканымнан – хур булудан сакла мине;
шулай, Синең карар-хөкемнәрең яхшыдыр.
40Менә, Синең әмерләргә сусыйм мин!
Инде хаклыгың белән дәвала мине!

41И Раббым, мәрхәмәтеңне юлла да,
вәгъдә биргәнчә, коткар мине!
42Шулчак хурлаучыларыма җавапны әйтә белермен,
чөнки мин Синең сүзеңә таянамын.
43Хак сүзне минем авыздан тартып алма,
минем бар өметем Синең карар-хөкемеңдәдер.
44Кануныңны һәрдаим саклармын,
гомер бакый хәтердә саклармын.
45Әмерләреңне мин үз иттем,
шуңа күрә ирек-хөрлектә йөримен.
46Күрсәтмәләрең турында патшаларга сөйләрмен,
һәм бернинди оялу хисе кичермәм.
47Боерыкларыңны үтәүдән мин ләззәт табам,
чөнки аларны мин бик хуп күрәм.
48Хуп күреп, аларга таба кулымны сузам,
кагыйдәләрең турында уйланам.

49Мин колыңа әйткән сүзеңне хәтергә төшер,
ул сүзең белән Син миндә өмет уяткан идең.
50Кайгылы чагымда бер юаныч булды ул,
сүзең җаныма дәва бирде.
51Тәкәбберләр мине нык мәсхәрәләде,
әмма Кануныңнан мин читкә тайпылмадым.
52Борынгыдан килгән карарларыңны истә тоттым,
шулардан үземә юаныч таптым, и Раббым!
53Кануныңнан читкә тайпылган яман бәндәләрне күргәч,
эчемдә ачу уты кабынып китә.
54Горбәттә йөргәндә,
кагыйдәләрең минем өчен җыр кебектер.
55Төннәрен исемеңне кабатлыймын, и Раббым.
Кануныңны һич тайпылмый үтәп киләм.
56Бу минем гадәткә кергән,
чөнки мин Синең әмер-боерыкларыңа таянам.

57Син, Раббым, – миңа тигән өлештер,
Синең сүздән чыкмаска вәгъдә иттем мин.
58Бар күңелемне биреп йөз нурыңны эзләдем.
Вәгъдә биргәнчә, кызган мине!
59Йөргән юлларымны уйлап,
адымымны күрсәтмәләрең тарафына юнәлттем.
60Боерыкларыңны үтәргә ашыктым,
тоткарлык итмәдем.
61Яманнар миңа һәрьяклап тозак кордылар,
ләкин мин Синең Кануныңны онытмадым.
62Төн уртасында торып та мин Сиңа
гадел карарларың өчен рәхмәтләремне укыйм.
63Әмерләреңне үтәгән, Синнән курыккан
һәм Сине хөрмәт иткән бар кеше – минем дустымдыр.
64Мәрхәмәт-шәфкатең белән бөтен җир йөзе тулы.
И Раббым, Үз кагыйдәләреңә өйрәт мине!

65И Раббым, биргән вәгъдәң буенча
мин колыңа Син күп игелекләр эшләдең.
66Үткен зиһен, белем бир миңа,
чөнки мин Синең боерыкларыңа инанам.
67Синнән сабак алмас борын адашып йөрдем,
инде хәзер Синең сүзне саклап тотамын.
68И Раббым, Син – игелек иясе, яхшылык кылучыдыр!
Кагыйдәләреңне өйрәт миңа!
69Тәкәббер бәндәләр миңа яла ягалар,
мин исә ихластан бары Синең боерыкларны үтимен.
70Аларның йөрәген май баскан,
мин исә бары Синең Кануныңнан ләззәт табам.
71Сабак алуым яхшыга булды:
Кануның кагыйдәләрен өйрәнергә этәрде мине.
72Синең авыздан чыккан Кануның сүзе
меңләгән алтын-көмештән дә кадерлерәк миңа.

73Мине Синең куллар бар итте, кыяфәт бирде.
Боерыкларыңа төшенер өчен акыл иңдер миңа!
74Мин Синең сүзеңә өмет баглап яшим;
Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр,
моны күреп, куанышырлар.
75И Раббым! Беләм ки, карарларың хактыр Синең,
миңа биргән сабак та тугрылык сыйфатыңа нигезләнгән.
76Мин колыңа әйткән вәгъдәң буенча
мәрхәмәтеңне күндер, юат мине!
77Рәхим-шәфкатеңне күрсәт, һәм мин яшәрмен,
чөнки Кануныңны үтәүдән ләззәт табам.
78Мине гаепсезгә рәнҗеткән тәкәбберләр хурлыкка калсын,
минем уйларымда исә Синең әмерләрең булыр.
79Синең күрсәтмәләрне белүчеләр, Синнән куркучы
һәм Сине хөрмәт итүчеләр миңа килсеннәр!
80Ким-хур калмас өчен, кагыйдәләрең каршында
минем йөрәгем гөнаһсыз вә саф булсын!

81Коткаруыңны көтеп җаным өзгәләнә;
өметем бары Синең сүзеңә баглыдыр.
82«Кайчан миңа юану китерәсең?» – дип,
вәгъдәңнең үтәлүен көтә-көтә, инде күзләремнең нуры сүнде.
83Ысланып беткән, корып кипкән шәраб турсыгы кебек булдым,
шул хәлдә дә кагыйдәләреңне онытмадым.
84Мин колыңа тагын күпме көтәргә?
Эзәрлекләүчеләремне кайчан хөкем итәчәксең?
85Тәкәбберләр миңа чокыр казыганнар,
алар Синең Кануныңа буйсынмыйлар.
86Синең бар боерыкларың ышанычлыдыр.
Мине нахакка эзәрлеклиләр, миңа ярдәм ит!
87Җир йөзеннән мине чак кына олактырмадылар,
ләкин мин Синең әмерләрдән ваз кичмәдем.
88Мәрхәмәтеңне күндереп, җанымны сакла,
һәм мин авызыңнан төшкән күрсәтмәләрне истән чыгармам.

89И Раббым, Синең сүзең күкләрдә мәңге хакимлек итәдер.
90Тугрылыгың буыннан-буыннарга дәвам итә.
Җирне Син, бар кылып, үз урынына урнаштырдың,
һәм ул шунда тора бирә.
91Бар нәрсә Синең карарларыңа нигезләнеп саклана килә,
бар нәрсә Сиңа хезмәт итә.
92Әгәр Кануныңда минем күңелем сөенеч тапмаган булса,
кимсетүләрдән һәлакәткә юлыгыр идем.
93Әмерләреңне мәңге онытасым юк,
чөнки шулар аша Син мине яшәтәсең.
94Мин – Синеке, коткара күр мине,
чөнки Синең әмерләреңә сыгынамын.
95Яман бәндәләр мине сагалап торалар,
харап итәргә форсат эзлиләр,
мин исә әмерләрең турында уйланам.
96Мин күрдем: һәр камиллекнең чиге бар,
бары тик Синең боерыкларың гына чиксез-киңдер.

97И Раббым, Кануның бик тә хуштыр миңа!
Көннәр буе уйланам мин аның турында.
98Боерыкларың һәрчак янәшәмдә,
алар мине дошманнарымнан зирәгрәк итә.
99Зиһенем бар остазларымныкыннан да үткенрәк,
чөнки күрсәтмәләрең хакында гел уйланып йөрим.
100Әмерләреңне үтәгәнгә, аңлау сәләтем өлкәннәрне дә уздыра.
101Сүзеңә тугры булып калыр өчен,
явызлык юлына адым ясаудан тыелдым.
102Карарларыңнан читкә тайпылмадым,
чөнки мине Син Үзең өйрәттең.
103Сүзләрең тамагым өчен никадәр тәмле!
Авызымда алар балдан да татлырак.
104Әмерләреңнән мин акыл җыям,
шуңа күрә ялган юлдагыларга нәфрәтем зур.

105Синең сүзең – аякларым өчен шәм-чырагтыр,
сукмагымны яктырткан нурдыр.
106Хак карарларыңны саклап тотарга дип, мин антлар бирдем
һәм аларны бозмаячакмын.
107И Раббым, башымнан кичте күп кимсенүләр;
вәгъдәңне биргәнчә, җанымны сакла!
108И Раббым, авызымнан чыккан сүз корбаннарын хуп күреп,
миңа хөкем-карарларыңны өйрәт!
109Гел куркыныч астында яшәсәм дә,
Синең Кануныңны онытмыйм.
110Яман бәндәләр миңа тозак кордылар,
ләкин мин Синең әмерләреңнән читкә тайпылмадым.
111Күрсәтмәләреңне үземә мәңгелек милек итеп алдым,
чөнки алар – күңелем куанычыдыр.
112Кагыйдәләреңне ахыргача, гомер бакый үтәргә дип,
күңелемне беркетеп куйдым.

113Мин Синең Кануныңны хуп күреп яратам,
монафикъларга исә нәфрәт белән карыйм.
114Син – минем сыену урыным, калканым;
мин бары Синең сүзгә инанамын.
115Әй явыз җаннар, миннән ерак торыгыз,
мин Аллам боерыкларын үтәргә телим.
116Вәгъдәңне үтәп, миңа таяныч бул – шулчак яшәрмен.
Өметем буш булмасын, ким-хур итмә мине!
117Ярдәм ит – мин котылырмын
һәм кагыйдәләреңне күз уңында тотармын.
118Кануның кагыйдәләрен бозучыларны Син читкә кагасың,
корган хәйләләре буш нәрсәдер.
119Җир йөзендәге яман бәндәләрне Син
чүп сыман чыгарып ташлыйсың,
шуңа күрә мин күрсәтмәләреңне үз итәм.
120Синнән куркып, минем бөтен гәүдәм калтырый,
хөкемнәрең мине шомга сала.

121Мин гаделлек вә тәкъвалык белән эш иттем –
рәнҗетүчеләрем кулына калдырма мине!
122Үзеңнең колыңа игелек кылырга вәгъдә бир,
тәкәббер бәндәләр җәбереннән сакла!
123Хак сүзеңнең үтәлүен,
коткаруыңны көтә-көтә инде күзләрем талды.
124Колың белән мәрхәмәтең кушканча мөгамәлә ит,
кагыйдәләреңне аңлат!
125Мин – Синең колыңдыр, акыл бир миңа,
шулчак күрсәтмәләреңнең серенә төшенермен.
126Әй Раббы! Хәрәкәт итәргә вакыт җитте:
кешеләр Кануныңны бозып ташладылар.
127Ә мин Синең боерыкларыңны алтыннан,
саф алтыннан ныграк яратам.
128Әмерләрең кушкан туры юлдан атлыйм,
ә ялган юлдагыларга нәфрәт белән карыйм.

129Синең күрсәтмәләрең гаҗәептер, и Раббым;
шуңа мин аларны күңелем түрендә саклыйм.
130Сүзләрең-ачышларың яктылык тарата,
садә җаннарга акыл бирә.
131Авыз ачып еш-еш сулап торамын –
боерыкларыңа шулхәтле сусаганмын.
132Миңа күз сал да
исемеңне сөючеләр өчен әзерләгән шәфкатеңне күрсәт!
133Мине бернинди бозыклык үзенә тартмасын өчен,
адымнарымны әйткән сүзең карарынча юнәлт!
134Әмерләреңне үтәр хәлгә килим –
кеше золымыннан йолып ал мине!
135Мин колыңа нурлы йөзең белән борыл,
кагыйдәләр гыйльмеңнән миңа сабак бир!
136Кануның таләпләрен кешеләр үтәмиләр,
шуңа минем күзләремнән яшь коела.

137И Раббым, Син – хаклык ияседер,
хөкемнәрең дә гадел Синең!
138Безгә биргән күрсәтмәләрең хак вә үтә ышанычлыдыр.
139Дошманнарым Синең сүзне оныттылар,
шуңа эчемдә ачу уты дөрләп яна.
140Утка салып чистарткандай сафтыр сүзең,
мин колың аны үз күреп яратам.
141Мескен бер хәкыйрь булсам да,
әмерләреңне мин онытмадым.
142Синең хаклыгың мәңгелек,
Кануның хакыйкатьтер.
143Бәла-каза килеп, хәсрәт чигәм,
бары Синең боерыкларда сөенеч табам.
144Синең күрсәтмәләрең һәрчак хактыр;
акыл бир миңа, һәм мин яшәрмен!

145Бөтен йөрәгем белән Сине чакырам:
Раббым, ишет мине,
һәм мин кагыйдәләреңне үтәрмен!
146Сиңа дәшәм:
коткар мине, һәм мин күрсәтмәләреңне саклармын!
147Көн туганчы ук Сиңа ялварам,
биргән сүзеңә өмет итәм.
148Төннәремне йокламый уздырам –
Сине уйлап фикерләр йөртәм.
149Мәрхәмәтең хакына авазымны ишет, и Раббым,
гаделлегең хакына җанымны сакла!
150Синең Кануныңнан ерак торучылар,
мәкер эзләп, миңа якынлашалар.
151Әмма Син, Раббым, янәшәмдә торасың,
Синең боерыкларың хакыйкатьтер.
152Күптәннән билгеле миңа шул нәрсә:
күрсәтмәләрең Синең мәңгелек.

153Кимсетелүемне күр дә коткар мине,
чөнки Синең Кануныңны мин онытмадым.
154Аралаучы булып дәгъвамны хакласаң,
вәгъдә биргәнчә, җанымны сакласаң иде!
155Яман бәндәләр котылудан ерак тора,
чөнки кагыйдәләреңне бар дип тә белми.
156Рәхим-шәфкатең киң Синең, Раббы, –
гаделлегең хакына сакла җанымны!
157Күптер мине эзәрлекләүче дошманнар,
әмма мин күрсәтмәләреңнән читкә тайпылмыйм.
158Мөртәтләргә мин җирәнеп карыйм:
алар Синең сүзне үтәмиләр.
159Әмерләреңне ничек яратуымны күрче, Раббым,
мәрхәмәтең хакына сакла җанымны!
160Синең сүзләрең хакыйкатьтер,
хак хөкем-карарларың мәңгелек.

161Түрә-хакимнәр мине бер гаепсезгә эзәрлеклиләр,
әмма йөрәгем бары Синең сүздән генә калтырар.
162Күп ганимәт тапкан кешедәй,
мин сүзләреңне уйлап сөенәм.
163Ялганны сөймим, җирәнгеч ул миңа,
ә Кануныңны үз итеп яратам.
164Мин Сине хак карарларың өчен
көненә җидешәр тапкыр догамда данлыйм.
165Бөек иминлек Синең Кануныңны сөючеләргә,
алар өчен абыныр киртәләр булмас.
166И Раббым, бәладән коткарырсың дип өмет итәм,
боерыкларыңны үтәми калмыйм.
167Җанымда күрсәтмәләреңне кадерләп саклыйм,
аларны мин үз итеп яратам.
168Әмер вә күрсәтмәләреңне хәтеремдә тотам,
йөрер сукмаларым Синең күз алдында.

169И Раббым, аһ-зарым Сиңа барып ирешсә иде!
Хак сүзең буенча, акыл бир миңа!
170И Раббым, үтенеч-догам хозурыңа барып җитсә иде!
Вәгъдә биргәнчә, коткар мине!
171Авызымнан Сиңа мактау сүзләре түгелер,
чөнки Син мине кагыйдәләреңә өйрәтәсең.
172Синең сүзеңне телгә алып җырлармын,
чөнки боерыкларың һәммәсе хактыр.
173Синең кулың миңа ярдәмгә әзер торсын,
чөнки әмерләрең буенча яшәүне сайладым мин.
174И Раббым, бәладән коткаруыңны зарыгып көтәм;
Кануның минем өчен сөенеч чыганагыдыр.
175Җаныма яшәргә һәм Сине данларга язсын,
карарларың исә миңа терәк, таяныч булсын!
176Мин, югалган сарык кебек, адашып калдым,
колыңны эзләп тап,
чөнки боерыкларыңны онытмадым мин.
Copyright information for TatIBT15