Psalms 12
1Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. 2Кайчанга кадәр, и Раббым, мәңгегәме мине онытырсың,йөзеңне миннән яшерерсең?
3Кайчанга кадәр җаным өзгәләнер,
көн-төн йөрәгем сыкрар?
Минем өстән дошманымның мыскыллавы
кайчангача дәвам итәр икән?
4Хәлемә кер, җавап бир, Раббы Аллам!
Күзләремне нурлы ит! Үлем йокысына китеп бармагаем.
5«Җиңдек үзен!» – дип,
сыгылып төшкәнемә куанмаса иде дошманнарым.
6Синең мәрхәмәтеңә өмет итәм, Раббым;
мине коткарып йөрәгемне сөендерче!
«Ул миңа игелек күрсәтте!» – дип, Мин Сиңа дан җырлармын.
Copyright information for
TatIBT15