‏ Psalms 121

Давытның «Зиярәтчеләр җыры».

1«Раббы йортына сәфәр кылабыз!» – дигән хәбәр килеп ирешкәч,
мине сөенеч биләп алды.

2Менә, аякларыбыз синең ихатаңда, әй Иерусалим!
3Диварларың бер-берсенә ялганып төзелгәндер синең.
4Раббыга мактау-шөкерләр яудырыр өчен,
Раббы халкы, Исраил кануны буенча,
ыруг-ыруг булып бирегә сәфәр кыла.
5Мәхкәмә тәхетләре, Давыт нәселе тәхетләре шунда урнашкан.

6Иерусалимгә иминлек теләгез:
«Сине сөючеләргә бәхет иңсен!
7Диварларың эчендә тынычлык булсын,
кальгаларың хәвефсез яшәсен!»
8Кардәшләрем, дусларым хакына мин сиңа:
«Имин яшә!» – димен;
9Раббы Аллабызның йорты хакына:
«Игелек күр!» – димен.
Copyright information for TatIBT15