Psalms 122
Зиярәтчеләр җыры. 1И күкләрдә тәхет тотучы Зат, күзләрем Сиңа төбәлгән!2Кол ирләр – хуҗалары кулына,
кол хатыннар хуҗабикәләре кулына караган кебек,
безнең күзләр дә, шәфкать көтеп,
Раббы Аллабыз йөзенә төбәлгән.
3Безне түбәнсетүләр чиктән ашты –
кызган безне, кызган, и Раббы!
4Рәхәттә яшәүчеләрнең мыскыллавына,
тәкәбберләрнең мәсхәрә итүенә җаныбыз тәмам гарык булды.
Copyright information for
TatIBT15