Psalms 124
Зиярәтчеләр җыры. 1Раббыга өмет баглаган кеше Сион тавы кебек:какшамас ул, гомер бакый нык булыр.
2Иерусалимне таулар әйләндереп алгандай,
Үзенең халкы тирәли Раббы мәңге сакта тора.
3Тәкъвалар җирендә яманнар хакимлек итмәсләр,
югыйсә тәкъваларның кулы да нахак эшкә сузылыр.
4И Раббы, игелек кыл Син күңеле саф, игелекле бәндәләргә!
5Кыек юлдан йөрүчеләрне исә, Раббы,
бозыклык кылучылар белән бергә олактыр.
Исраилгә иминлек насыйп булсын!
Copyright information for
TatIBT15