Psalms 125
Зиярәтчеләр җыры. 1Раббы Сионның тоткын әсирләрен кире кайтаргач,без үзебезне төштәгедәй тойдык.
2Авызыбыз шатлыктан ерылды,
телебездән сөенеч авазлары түгелде.
Чит халыклар әйттеләр:
«Раббы аларга бөек эш кылды!» – диделәр.
3Әйе, Раббы безгә бөек эш кылды –
безне куаныч-шатлыкка күмде.
4И Раббы, Нәгеб чүлендәге корыган елгалар су белән кабат тулгандай,
безгә дә баягы мул, имин тормышыбызны кайтар!
5Яшьле күз белән җиргә орлык чәчүчеләр шулчак иген уңышын шатланып урырлар,
6тубал асып елый-елый орлык чәчүчеләр
сөенә-сөенә тук башаклы көлтәләр күтәреп кайтырлар.
Copyright information for
TatIBT15