Psalms 126
Сөләйманның «Зиярәтчеләр җыры». 1Әгәр өйне Раббы салдырмаса,төзүчеләрнең хезмәте заяга булыр;
әгәр шәһәр-каланы Раббы сакламаса,
сакчының уяулыгы бушка китәр.
2Файдасыздыр сезнең иртә таңнан торуыгыз,
кичен соңлап ятуыгыз,
михнәт белән икмәк табуыгыз.
Үзенең газизләренә Раббы йоклаган чакларында да
ихтыяҗларына күрә биреп торыр.
3Балалар – Раббы насыйп иткән мирас,
карын җимеше – Раббыдан бүләк.
4Яшьлектә туган угыллар
баһадирның кулындагы уклар кебек.
5Шулар белән садагын тутырган кеше бәхетледер!
Шәһәр капкасы янында дошманын очратканда оятка калмас ул.
Copyright information for
TatIBT15