Psalms 127
Зиярәтчеләр җыры. 1Бәхетледер Раббыдан курыккан һәм Аны хөрмәт иткән кеше,Аның хак юлында йөрүче!
2Хезмәтең белән тапканны ашарсың,
бәрәкәт иясе булып рәхәттә яшәрсең.
3Хатының – өеңдәге мул җимешле йөзем агачы кебек,
табының тирәли утырышкан угылларың –
зәйтүн агачының үсентеләре кебек.
4Раббыдан курыккан, Аны хөрмәт иткән һәр кеше
әнә шундый булып мөбарәк кылыныр.
5Раббы сине Сионнан торып мөбарәк кылсын!
Гомерең буе Иерусалимнең бәхетен күреп яшәргә,
6угылларыңның угылларын күрергә язсын!
Исраилгә иминлек насыйп итсен!
Copyright information for
TatIBT15